Мәгълүм булуынча, узган елның 30 октябрендә Мәскәүнең Арбитраж суды Русия генераль прокурорының беренче урынбасары Александр Буксманның “Росимущество” файдасына “Башнефть” компаниясенең 81,7 процент гади һәм 20,8 процент өстенлекле акцияләрен (устав капиталының 71,6 проценты) кайтару турында дәгъвасы буенча уңай карар чыгарды. Ягъни суд 90нчы елларда Башкортстан ягулык-энергетика комплексы компанияләре акцияләрен төбәк милкенә тапшыруны законсыз дип табып, аның белән аннан соңгы булган барлык эшләрне дә гамәлдән чыгарды. Шул рәвешле 2014 елның декабрендә компаниянең 73,94 процент акцияләре “Росимущество” милкенә күчте. (2,3 процент акцияләрне компания дәүләт милкенә ирекле рәвештә күчерде).
Үз чиратында “Система” корпорациясе югалтуларны активларны саткан “Урал-Инвест” җәмгыятеннән кайтартырга судка мөрәҗәгать итте. Һәм менә, югарыда билгеләнүенчә, Мәскәүнең Арбитраж суды әлеге дәгъва буенча 16 февральдә уңай карар чыгарды.
Спонсор-компаниясенең судта җиңелүенә бәйле, “Урал” хәйрия фонды 17 февральдә “Салават Юлаев” һәм “Торос” (Нефтекама) хоккей клубларын финанслауны туктату ихтималлыгы турында белдерде. Әмма, Башкортстан Башлыгының матбугат секретаре Артем Вәлиев билгеләвенчә, бу һич кенә дә республикада хоккей үсешенә чик куела, дигәнне аңлатмый.
— Республика Башлыгы дәрәҗәсендә “Салават Юлаев” хоккей клубын һәм “Урал” хәйрия фонды тарафыннан башланган башка проектлар һәм төзелешләрне финанслауны дәвам итү турындагы карарга киленде. Һәм бу эш максималь дәрәҗәдә ачык һәм үтәкүренмәле алып барылачак, — диде ул.
“Система” корпорациясеннән белдерүләренчә исә, “Урал-Инвест” җәмгыятеннән күчереләчәк 70,7 миллиард сум акча корпорацияне үстерүгә, Русиядә инвестицияләрне финанслауга, “Система”ның катнашлыгы булган барлык төбәкләрдә дә, шул исәптән Башкортстанда да, социаль корпоратив программаларны тормышка ашыруга юнәлтеләчәк.
— Әлеге вакытта Башкортстан Республикасында “Система” корпорациясенең гамәлдәге программасында һәм корпоратив җаваплылык кысаларында ярдәм күрсәтү мөмкинлеге булган яңа проектлар анализлана. Әлеге эшне берлектә оештыру һәм бу юнәлештә Башкортстан белән хезмәттәшлек турында килешүне озайту максатында республика җитәкчелеге белән консультацияләр үткәрәчәкбез, — диелә бу уңайдан “Система” корпорациясенең рәсми сайтында.
Мәгълүмат өчен шуны да әйтеп үтү урынлы булыр: 2009-14 елларда “Система” корпорациясе Башкортстанның социаль инфраструктурасын үстерүгә 6 миллиард сум юнәлткән.