+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
28 февраль 2015, 13:15

Җиңүдә Нефтекаманың да өлеше бар

Нефтекама шәһәре бөтен дөньяга танылган “Ка­маз-Мастер” командасын кабул итте. Билгеле булуынча, алар — “Дакар” һәм “Африка Эко Рейс-2015” ралли марафонында катнашып, җиңү яулады.

Узган елның соңгы көн­нәрендә старт алып, Чили, Аргентина, Боливия илләре аша үткән “Дакар” гыйнварда “Камаз-Мастер” экипажының жиңүе белән тәмамланды. Беренче урында — Айрат Мәрдиев, икенче урынга Эдуард Николаев чыкты, өченче урын — Андрей Каргиновта. Бу инде “Камаз-Мастер”ның “Дакар”да 13нче җиңүе, Яр Чаллы вәкилләре өченче тапкыр пьедесталның бөтен баскычын да яулады.
Нефтекамада мәйданга тезелгән данлыклы машиналарны карарга һәм ярышчылардан автограф алырга килүчеләр бик күп булды. Аеруча малайларга барысы да кызык, алар Африка чүлләре буйлап җилдергән машина­ларның эчен карап чыгарга да җитеште хәтта.
— Шәһәр халкына әлеге очрашу кызык булыр, дип уйладык. Беррәттән үзебездә җитештерелгән техниканы да күргәзмәгә чыгардык. Халык күпләп килә, — ди “Нефаз” җәмгыятенең персонал буенча директоры Павел Панков.
Завод җитәкчелеге, шулай ук, кышны озату бәйрәме уңаеннан кайнар чәй, тәб­ик­мәкләр белән сыйлауны да оештырган иде.
— Яр Чаллыда халык белән очрашу матур бер гадәткә әверелгән. Нефтекамада без беренче тапкыр. Җиңүләребездә әлеге шә­һәрнең дә өлеше зур, дип саныйбыз. Чөнки куу осталыгы — бер хәл, машинаның куәтле, ышанычлы булуы да бик мөһим. Ә танылган “Кам­аз”­ларны җитештерүдә Нефтекамада зур роль уйный, — диде “Камаз-Мастер” командасы штурманы Айдар Беляев.
Әлбәттә, Башкортстанда җитештерелгән машина­ларның бөтен дөньяга танылган узышларда җиңүе — Нефтекама халкы өчен дә зур горурлык. “Нефаз” җәмгыяте — шәһәрнең төп пред­приятиеләренең берсе, ха­лыкның бик күп өлеше шунда эшли.
— 45 градус эсседә бер­ничә мең чакрымга сузылган трассаны үтү җиңелдән түгел. Әмма без чираттагы тапкыр җиңү яуладык. Моңа, бер яклап, команданың яхшы әзер­леге булышлык итсә, икенче яктан техника ышанычлы, — ди пилот Антон Шибаев.
Чара “Камаз-Мастер” ко­ман­­дасы экипажын тәб­рикләү һәм концерт программасы белән тәмамланды.
Читайте нас: