+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
3 март 2015, 22:04

Йолдызлы чемпион

Русия Дәүләт думасында Башкортстаннан депутат Сәлия Морзабаеваның ышанычлы вәкиле, көрәш спорты буенча 29 тапкыр дөнья чемпионы, Башкортстанның көрәш спорты федерациясе президенты Вил Габдуллинга Русия “Рекордлар китабы”ның “Алтын Йолдызы” һәм Дипломы тапшырылды.

Тантанада өч тапкыр Олимпия чемпионы Ирина Роднина һәм Башкортстаннан депутатлар Сәлия Морзабаева, Рафаил Мәрданшин, Рөстәм Ишмөхәммәтов, Марсель Йосыпов, Иршат Фәхретдинов, Зөһрә Рәхмәтуллина катнашты. Депутатлар йолдызлы чемпионга уңышлар һәм яңа җиңүләр теләде.
Истәлекле чарадан соң Ирина Роднина кабинетында балалар спорты мәсьәләләре буенча очрашу үтте. Билгеле булуынча, Ирина Роднина “Балалар спорты” Бөтенрусия проектына җитәкчелек итә. Вил Габдуллин — әлеге проектның Башкортстан буенча координаторы. Очрашуда проектны республикада дәвам итү һәм аны популярлаштыру мәсьәләләре каралды.
Югары бүләк чемпионны рухландырды, майда ул —“Wasco”, ноябрьдә Италиядә “WTKA” версияләре буенча дөнья чемпионатларында катнашырга җыена.
Читайте нас: