+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
11 март 2015, 23:45

Башкортстан янгын сүндерүчеләре сынатмады!

Алар спортта да, эштәге кебек үк, алдынгы булуларын күрсәтте.Янгын сүндерү спорты бик катлаулылардан исәпләнә. Бөтен күнегүләрне дә уңышлы үтәр өчен спортчыдан югары тизлек, җитезлек, кыюлык һәм башка сыйфатлар таләп ителә. Бу спорт төре илдә — 75, Башкортстанда 60 ел яшәп килә. Аның буенча ир-атлар, ә соңгы арада хатын-кызлар арасында да төбәк, Бөтенрусия һәм халыкара ярышлар үткәрелә.

Март башында шуларның берсе — Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кубогына һәм Бөтенрусия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең Үзәк Советы кубогына беренчелек узды.
Ир-атлар арасында ярышлар — “Нефтяник” стадионында, ә үсмерләр һәм хатын-кызлар арасындагысы Уфа муниципаль янгыннан саклану идарәсенең яңа гына төзелгән спорт комплексында үтте. Аның алдыннан Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе федераль үзәге җитәкчесе Игорь Паньшин, башкала хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Хох, башка вәкилләр катнашлыгында тантаналы җыелыш булды. Бу заманча спорт комплексында янгын сүндерүчеләр һәм спортчылар гына түгел, теләге булган һәркем шөгыльләнә алачак.
Чараның беренче көне спорт комплексын үзенчәлекле ачу гына түгел, Уфа спортчыларының яхшы нәтиҗә­ләре белән дә истә калды. Уфа дәүләт радиоэлектроника колледжы талибәсе Регина Галиева 17-18 яшьлекләр төрк­емендә тәүге тапкыр Русия чемпионы исемен яулады. Ир-атлар арасындагы ярышның бер төрендә Башкортстанда тәрбияләнгән, бүген Сверд­ловск өлкәсе өчен чыгыш ясаучы Тимур Дәүләтов җиңүче булды. Республикабыз вәкиле Булат Бәләгытдинов өченче урын алды.
Ярышларның икенче көнен­дә 100 метрга каршылыклар аша йөгерүдә кызлар арасында Татарстан командасыннан Гүзәлия Заһидуллина һәм Ханты-Манси автономияле округыннан Карина Тищенко Русия рекорды куйдылар. Хатын-кызлар арасында команда исәбендә чыгыш ясаган дөнья чемпионы Элина Галиева (әйткәндәй, скелетон буенча халыкара класслы спорт мастеры), югары осталыгын раслап, шундый ук рекордка иреште.
Федераль янгын сүндерү хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе 22нче отряды уку пункты укытучысы Регина Галиева штурмлау баскычы буенча ярышлардагы чемпион титулына 100 метрга каршылыклар аша йөгерүдә җиңүен өстәде. Әлеге югары нәтиҗә­ләргә спортчы бер ел эчендә тренеры Вилдан Бариев җитәкчелегендә ирешкән. Кыз­ларның бу җиңүе бәйрәмгә зур бүләк булды дип әйтергә мөмкин.
Читайте нас: