+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
24 март 2015, 23:35

Дүрт ел бертуктаусыз “йөгерә!”

Күзләреннән ут чәчеп торучы, татарча чатнатып сөйләшүче Илвир Низаметдиновны Бузат авылында яратмаган кеше юктыр. Илвир 8нче сыйныфта яхшы билгеләргә укый. Моның өчен генә яратмыйлар, әлбәттә. Көчле ихтыяры, максатына ирешү өчен барлык көчен салуы өчен үз итәләр.

Дүрт ел, көннең көнендә, ару-талу белмичә, чаңгы спорты һәм йөгерү белән шөгыльләнә ул. Тырышлыгы бушка китми — район, республика ярышларының даими катнашучысы һәм җиңүчесе ул. Җиңел атлетикадан бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Мәктәпнең җыелма волейбол, баскетбол командаларының алыштыргысыз әгъзасы.
— Дәрестән бушагач, авыл читенә күнегүләр ясарга чыгам, — ди егет. Кемнәр белми, Бузат авылы искиткеч матур табигать кочагында, урман читендә урнашкан. Спорт белән шөгыльләнүчеләр биредә тән сәламәтлеге генә түгел, җан сихәте дә ала торгандыр.
Низаметдиновлар гаиләсендә өч бала тәрбияләнә. Авылда эш, гадәттәгечә, күп. Илвирның әнисе — мәктәптә, әтисе пилорамада эшли. Егет тә агач яру серләрен яхшы белә хәзер. Хуҗалык эшләрендә дә булыша. Трактор белән җиңел машина да йөртә белә, тик кагыйдәдән читкә тайпылмый — водитель таныклыгы биргәннәрен көтә. Ачык, ярдәмчел ул. Ничек инде яратмыйсың?
Читайте нас: