+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
24 март 2015, 23:34

Ренатның да рухы сөенгәндер...

Мартның бер көнендә Балтач районы үзәгендә елның-елында “Ренат Хәмәтгәрәев истәлегенә кубок”ка хоккей турниры үтә. Быелгы турнир инде алтынчысы. Замандашлары, дуслары Ренат Хәмәтгәрәевны юксынып искә ала. Аның истәлегенә үткән турнир да хоккей сөючеләрне күп җыя.

Ренат Хәмәтгәрәевның Нижневартовск шәһәрендә яшәүче абыйсы Марат, Уфадан Радим Садрыев, Иске Балтачтан эшкуар Илшат Галләмшин турнирны оештыруга ел саен матди ярдәм күрсәтәләр. Мондый иганәчеләр булганда турнирның приз фонды беркайчан да ярлы булганы юк.
Турнирны район хакимияте башлыгы урынбасары Фирдәвис Рәхимов ачты, уенчыларга уңышлар теләде, иганәчеләргә рәхмәт юллады. Әлеге Кубокны кулга төшерү өчен быел Бөре шәһәре, Иске Уразай авылы, район үзәгенең “Танып”, “Ялкын” командалары көрәште.
Финал уены “Танып” һәм “Ялкын” командалары арасында үтте. Нәтиҗәдә, “Ялкын” җиңде һәм кубок янә балтачлыларда калды.
“Танып” — икенче, Иске Уразай һәм Бөре шәһәре командалары өченче һәм дүртенче урыннарны бүлештеләр.
Турнир елның-елында иң нәтиҗәле уенчыларны да билгели. Иң яхшы һөҗүм итүче буларак (Финарис Ягафәров (“Танып”) танылды, Артур Нуриев (“Ялкын”) — “Иң яхшы сакчы”, Денис Нуретдинов (Иске Уразай) — “Иң яхшы капкачы”, Фәдис Моратов белән Юрий Матвеев башка номинацияләрдә танылып, иганәчеләр бүләгенә лаек булдылар. Бәйгене оештыручылар быел көярмәннәр арасында да “Команда белән гел бергә” номинациясен булдырды. Бу номинация бүләгенә Иске Балтачтан Альберт Шәрәфиев һәм Венер Хөсәенов лаек булдылар.
Читайте нас: