+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
25 март 2015, 22:47

Дуслык билбавы бәйләде

Тәтешле районында үткән мәртәбәле бәйге 250гә якын спортчыны җыйды. Күптән түгел Тәтешле районы үзәгенең “Спорт планетасы” физкультура-савыктыру комплексында 1995-97 елларда туган егетләр hәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Русия беренчелеге узды. Район тарихында тәүге тапкыр үткәрелгән бу чарага Төньяк Осетия-Алания, Карачай-Черкес, Чечен, Кырым, Хакасия, Мордовия, Кабарда-Балкар, Ингушетия, Башкортстан, Татарстан Республикаларыннан, Липецк, Свердловск, Волгоград, Омск, Рязань, Чиләбе, Тамбов, Мәскәү өлкәләреннән, Пермь, Ставрополь крайларыннан, Мәскәү hәм Түбән Новгород шәhәрләреннән 250гә якын катнашучы җыелды.

Республика данын 52 көрәшче яклады. Алар арасында Тәтешле районыннан дөнья беренчелегенең бронза призеры, Русия чемпионы Руслан Зарифҗанов hәм Башкортстан чемпионы Радик Вәсбиев бар.
Зур бәйге Русия Спорт министрлыгы, Билбау көрәше федерациясе, Башкортстанның Яшьләр сәясәте hәм спорт министрлыгы, респуб­ликаның Көрәш hәм билбау көрәше федерациясе, Тәтешле районы хакимияте тарафыннан оештырылды.
Русия күләмендәге бәйгене район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев ачты.
— Республикада спорт үсешенә ныклы игътибар бирелә. Безнең Тәтешле районы спортка җәлеп ителүчеләр саны буенча республикада беренче урында. Бездә республика, Русия, дөнья чемпионнары да бар. Алар белән горурланабыз. Әлеге бәйгедә барыгызга да уңышлар телим, — диде ул үзенең чыгышында.
Русиянең билбау көрәше федерациясе Президенты Хәбир Хәби­буллин, бәйгенең никадәр әhәмиятле булуын билгеләп, район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевка, яшьләр сәясәте hәм спорт бүлеге начальнигы Насыйбулла Хөснуллинга билбау көрәше буенча Русия беренчелеген уңышлы оештырган өчен Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук респуб­ликаның Контроль-исәп палатасы рәисе Салават Харасов, полиция генерал-майоры, Көнчыгыш көрәш төрләре буенча спорт мастеры Равил Кирәев, Төньяк Осетия-Алания Республикасының баш тренеры Сослан Сикоев спортчыларга уңышлар теләде. Сослан Иванович бәйгене тиешле дәрәҗәдә оештырган өчен район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевны, аның социаль мәсьәләләр hәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары Рәлиф Рәхимовны hәм чара спонсор­ларының берсе Ришат Зарифҗановны медаль­ләр белән бүләкләде.
Тантанада шулай ук Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Илдар Исәнгулов, Фәнил Таепов, физкультура-спорт оешмалары ас­социация­се генеральный секретаре Венер Гайнуллин, Көрәш hәм билбау көрәше федерациясе рәисе Вәкил Ильясов, билбау көрәше буенча Русия җыелма командасы баш тренеры Әдип Валемеев, отставкадагы полиция генерал-майоры Наил Вәлиуллин катнашты.
Якташыбыз Руслан Зарифҗанов — көндәшләрен бер-бер артлы җиңә барып, икенче урын яулады. Башкортстаннан Йолдыз Бәширова, Альбина Алиева үзләренең авырлык категориясендә чемпион исемен яулады.
Читайте нас: