+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
26 март 2015, 23:08

“Шторм” тынмады, “Арматура” бөгелмәде

Мәртәбәле бәйгедә республиканың берьюлы ике баскетбол командасы җиңүгә иреште.Узган атнада Стәрлетамакта Идел буе федераль округының 2014-15 елгы сезонындагы “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты финалы үтте. 30 команда катнашкан дәрәҗәле бәйгедә Башкортстан данын “Шторм” (Баймак) кызлар һәм “Арматура” (Благовещен) егетләр командалары яклады.

Баймаклылар үз төркемендә сынатмыйча, финалга үтте. Якташларыбыз хәлиткеч матчта 59:39 исәбе белән “Надежда” (Мордовия) командасын отып, беренче урын яулады. Өченче урында – “СОМРАТ”(Удмуртия) командасы.
Егетләребез дә сынатмады. “Арматура” 71:55 исәбе белән “Kirs Dragons”(Киров өлкәсе) командасын җиңеп, чемпион булды. Бронза медальләрне “Физики” (Чувашстан) командасы яулады.
Бәйгенең иң яхшы уенчылары итеп Антон Плюснин (“Арматура”) белән Элиза Исмәгыйлева (“Шторм”) танылуы да игътибарга лаек. Аларга бүләкләрне баскетбол буенча Олимпия чемпионнары Светлана Антипова белән Ирина Сумникова тапшырды.
Безнең командаларны алда яңа сынаулар көтә. Алар 29 марттан 4 апрельгә кадәр Ульяновскида үтәчәк “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы суперфиналына әзерләнә. Якташларыбыз анда да сынатмаса, Испаниягә ULEB Евролигасының “Дүртәүнең финалы”на юлламага лаек булачак. Әйткәндәй, 2013 елда Салават шәһәре вәкилләре лиганың ил чемпионы булып, Лондонга сәяхәткә барган иде. Безнекеләргә, бәлки, бу юлы да уңыш елмаер.
Башкортстанның берьюлы ике командасының да җиңүе төбәктә баскетбол югары дәрәҗәдә үсеш алу турында сөйли. Якташларыбызның казанышлары республикада баскетбол үсешенә яңа этәргеч бирәчәгенә дә өмет зур.
Читайте нас: