+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
31 март 2015, 21:54

Җитезрәк! Биегрәк! Кыюрак!

Башкортстанда XVIII кышкы Сурдлимпия уеннарына старт бирелде.Тантаналы чара Әбҗәлил районында “Металлург-Магнитогорск” тау чаңгысы үзәгендә үтте. Әйткәндәй, бәйге 28 марттан 5 апрельгә кадәр дәвам итә. 27 ил спортчылары спортның 5 төрендә (сноуборд, чаңгы ярышы, керлинг, шайбалы хоккей, тау чаңгысы) 31 медаль комплекты өчен көрәшә. Русиядә кышкы Сурдлимпия уеннары (ишетү сәләте начар булган спортчылар ярышы) беренче тапкыр оештырыла. Ярышлар Ханты-Мансийскида һәм бездә үтә. Башкортстанда тау чаңгычылары көч сынаша. Илебез данын 11 якташыбыз яклый. Ришат Юлдашев, Марина Зверева һәм Денис Ябердин тау чаңгысында көч сынашачак. Сигез спортчы шайбалы хоккей ярышларында катнашачак.

– Дәрәҗәле бәйгенең Башкортстан­да үтүе куанычлы, – диде матбугат-конференциясендә республиканың яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта. – Халыкара ярышны югары дәрәҗәдә оештыру өчен күп көч салдык. Биредә спортчылар, яңа рекордлар куюдан тыш, күңелле итеп ял итсен, аралашсын, яңа дуслар тапсын өчен бөтен шартлар да тудырылды.
– Башкортстан җирендә кунакларга, һәрвакыттагыча, ихтирам һәм игътибар күрсәтелә. Республика җитәкчелегенә, төбәктә яшәүче кунакчыл халыкка чиксез рәхмәтлемен! – диде Русия Сурдлимпия комитеты рәисе Александр Романцев.
Матбугат конференциясендә Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский, Русия Спорт министрлыгының депар­тамент җитәкчесе Григорий Кабельский һәм башкалар катнашты.
Читайте нас: