60 килограммга кадәр авырлык категориясендә Илфак Ибәтуллин (Уфа шәһәре), 70 килограммга кадәр — Рөстәм Сатлыков, 80 килограммга кадәр — Рушан Ильясов (икесе дә Морадымнан), 80 килограммнан авырраклар арасында Илдар Моратов (Стәрлебаш районы) чемпион булдылар. Легендар көрәшченең оныгы Илнур Локманов эшләгән медальләр һәм грамоталарны алуы күңелле иде. Башкортстанның Билбау көрәше федерациясе рәисе, якташыбыз Вәкил Ильясов һәм танылган спорт ветераннары кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
— Бәйрәмгә катнашучыларның да, көярмәннәрнең дә күп килүе шатландыра. Районыбызда, бигрәк тә Морадымда, спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр саны артыр дип уйлыйм, — диде Галим Миңнеяр улы.
Турнирга йомгак ясаганнан соң спортчылар аралашуны бәйрәм табыны артында дәвам итте. Миңнеяр Локмановның кызы Рәзилә кунакларга сый әзерләгән.
Оештыручылар “Урал” авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчелегенә, Михайловка авыл Советы хакимиятенә, Морадым мәктәбенә, шәхси эшкуар Илдар Гайнуллинга спонсорлык ярдәме өчен рәхмәт белдерде.