+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
16 апрель 2015, 21:35

Яңа җиңүләр көтсен!

Башкортстан егете Айвар Гафуров кикбоксинг буенча Русия чемпионатыннан бронза медаль яулап кайтты.Бәйге күптән түгел Новосибирскида үтте. Анда ил төбәкләреннән 500 спортчы катнашты. Мәртәбәле ярышта Башкортстан данын халыкара дәрәҗәдәге спорт мастеры Айвар Гафуров та яклады. Якташыбыз мондый бәйгедә җиденче тапкыр көчен сынады. Әлегә кадәр гел көмеш медальләргә лаек булган.

— Минем өчен бәйге уңышлы башланды, — диде Айвар Илшат улы. — Кырым Республикасы вәкиле Максим Кузьменконы өч раундта җиңдем. Ярымфиналда Красноярск вәкиле, атказанган спорт мастеры Александр Вернер белән очраштык. Аны җиңәчәгемә шигем булмады. Көчләр тигез иде. Алыш вакытында көндәшем еш кагыйдә боза башлады. Ни сәбәпледер рефери миңа кисәтү ясады. Алай гына түгел, очколарымны алырга тәкъдим итте. Баш судья реферига кисәтү ясагач кына ул үз эшен гадел башкарды. Мондый күренеш рингта үземне иркен хис итәргә комачаулады. Еллар дәвамында чарланган алымнарны эшкә җигә алмадым. Нәтиҗәдә отылдым. Тагын шунысы аптыратты, дәрәҗәле спортчылар үзләрен исемлеккә спорт мастерлыгына кандидат итеп кенә яздырган. Мондый алым беркемне дә бизәми. Төшенкелеккә бирелмим. Күнекмәләрне дәвам итеп, чираттагы бәйгеләргә әзерләнәм.
Айвар Гафуров июньдә — Риминида (Италия), сентябрьдә Анапада үтәчәк дөнья кубогына әзерләнә. Ноябрьдә Сербиядә оештырылачак дөнья чемпионатында катнашу өчен якташыбызга һәр ярышта мотлак җиңәргә кирәк. Хаталар өстендә эшли белүче егетнең бу максатка да ирешүен телик.
Читайте нас: