+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
30 апрель 2015, 22:20

Максат – дөнья чемпионы булу!

Спортчыларны милли көрәш буенча Русия чемпионы, балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе мөдире Салават Хөсәенов тәрбияли. Өч ел элек ачылган түгәрәк үсмерләрнең игътибарын яулап өлгергән. Нәтиҗәләр дә шул хакта сөйли. Районның бу спорт төрендә “йолдызлары” да бар. Бәйгеләрдә дә, укуда да сынатмаучы спортчылар белән якыннан таныштык.

ыштык.
— Иркен һәм якты спорт залы беркайчан да буш тормый, — диде Салават Мәгъдән улы. — Түгәрәккә көн саен 60 бала йөри. Шуларның алтысы — гүзәл затлар. Ярышлар оештырылгач, спортчыларыбыз җиңеп кайткач, шөгыльләнергә теләүчеләр саны бермә-бер арта. Без бер баланы да кире бормыйбыз. Һәркемгә бәхетен сынарга, сәламәтлеген ныгытырга мөмкинлек бирәбез.
— Милли көрәш белән дүртенче ел шөгыльләнәм, — диде Шаран 1нче мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Ринир Хәсәншин. — Билбау һәм милли көрәш буенча Башкортстан, ил күләмендәге ярышларда призлы урыннар яуладым. Максатым — югары казанышларга ирешү.
Шул ук белем учагының чыгарылыш сыйныф укучысы Рамил Латыйповның да киләчәге өметле.
Мәкаләне әзерләгәндә Шараннан шатлыклы яңалык ишеттек. 1998-99 елгы мәктәп укучылары арасында Уфада үткән республика беренчелегендә Башкортстан төбәкләреннән 160тан артык укучы катнашкан. Бәйгедә Ринир Хәсәншин беренче урын яулаган. Яшь спортчыга яңадан-яңа уңышлар телик!
Читайте нас: