Аның үзен күреп, бу штанга күтәрүчедер, дип уйламассың. Раил Наил улы 60 килограммга кадәр авырлыктагылар арасында берничә тапкыр республика чемпионы булган һәм Русия турнирларында призлы урыннар яулаган. Дөнья күләмендә танылган штангачыбыз Владимир Богуславский белән бер залда тренер Рәшит Әхмәтов кул астында шөгыльләнеп, абруйлы спортчы дәрәҗәсенә җитте Раил. Ә бүген үзе булачак олимпиячеләрне тәрбияли. Шунысы игътибарга лаек, өметле тәрбияләнүчеләр арасында улы Динар да бар. Динар Башкортстан дәүләт аграр университетында икенче курста укый. Ул республиканың иң өметле авыр атлетлары исәбендә. Күптән түгел Динар дөнья чемпионы Владимир Богуславский исемендәге призга үткәрелгән Әлшәй районы хакимияте турнирында 69 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренче урын алды. Ә бу турнир күпмедер дәрәҗәдә республика чемпионатына тиң, чөнки монда Башкортстанның иң көчле атлетлары катнаша.
Узган елда Сочи Олимпиадасының утын кабул иткәндә Раил Исламморатов факел йөртүчеләр сафында булды. Бу очраклы түгел – республика үзенең иң булдыклы тренерларының берсе Раил Исламморатовның булачак олимпиячеләр үстерүенә шикләнми.
Сәүбән Таҗиев,
районның спорт музее директоры,
спорт ветераны.