+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
14 Май 2015, 21:56

Сәламәт яшьләр – ил киләчәге!

Һәркем тормышын үзенчә кора. Әйтик, өйдә бикләнеп ятып, какшаган сәламәтлегең хакында уйланырга, сызланырга була. Ә инде телисең икән, урамга чык, хәрәкәтлән, аралаш, күңел ач! Стәрлебаш районында Җиңү язын ил белән каршы алган көннәрдә мәктәпләрдә, авыл клубларында батырлык дәресләре, бәйрәм чаралары, концертлар уза, әле генә волейболчылар, әле генә футболчылар, я булмаса, йөгерүчеләр ярыша. Яңа көн туган саен — бер чара!

Аерым алганда, 6 майда район үзәгендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган җиңел атлетика эстафетасы һәм Советлар Союзы Геройлары Абдулла Әхмәтов белән Сафа Хәсәнов истәлегенә “Стәрлебаш чиш­мәләре” район гәзите призына йөгерү буенча бәйге үтте.
— Мондый эстафеталар районыбызда ярты гасырдан артык традиция рәвешендә уза. Бүгенгесе — илнең иң мөһим бәйрәме алдыннан узганы бигрәк тә әһәмиятле, — диде чараны ачканда хакимият башлыгының социаль мәсь­әләләр буенча урынбасары Альбина Суфьянова.
Эстафетада 11 мәктәп, 2 авыл биләмәсе, район үзә­генең 9 оешма һәм предприятиесе командалары катнашты. Нәти­җәдә, Стәрлебаш авылы­ның 2нче мәктәбе, Хәлекәй авыл Советы, 107нче һөнәр­челек училищесы, Балалар-үс­мерләр спорт мәктәбе ко­мандалары беренчелекне яулады. Җиңүчеләр кубок, медаль һәм грамоталар белән бүләкләнде.
Эстафетадан соң “Стәр­лебаш чишмәләре” гәзите призына бәйге башланды. Быел бу ярышта катнашучылар саны йөздән артты. Спортчылар үз­ләрен 1800 метр арага йөгерүдә сынады. 5-8 сыйныфта укучылар арасыннан бу дистанцияне Стәрлебаштан Милена Мәү­летова белән Бузаттан Илвир Низаметдинов беренче үтте. 9-11нче сыйныфлар арасында Стәрлебаш авылының 2нче мәктәбе укучылары Ми­ләүшә Кин­җәбаева белән Антон Макаров җиңүче булды. 35 яшькә кадәр ярышучылар арасында Первомайскийдан — Зөлфия Гыйльманова, Елем­бәттән — Альберт Латыйпов, 35 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Стәр­лебаштан — Светлана Мөрә­сова белән Алексей Афанасьев беренчелекне алды. “Иң өлкән катнашучы” титулына Стәр­лебаш авылыннан Әмин Гатауллин лаек булды.
Читайте нас: