+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
19 Май 2015, 23:27

Бер меңнән - ун меңгә!

Быелгы бәйрәм республикада велосипедчылар санының берничә тапкырга артуын күрсәтте.Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Халыкара велосипедчылар көненә багышланган шәһәр фестивалендә катнашты. Велоузышта катнашучылар белән бергә республика җитәкчесе Ленин исемендәге мәйданнан Совет мәйданына кадәр 10 чакрым юлны велосипедта үтте. Уфада бишенче тапкыр үткәрелгән бу спорт бәйрәмендә 7 меңнән артык кеше катнашты. Рөстәм Хәмитов фестивальгә килүчеләрне Велосипедчылар көне белән котлады.

— Элек безнең бу бәйрәм “1000 велосипедчы көне” дип йөртелә иде, хәзер “10 мең велосипедчы көне” дип атала. Безнең сафлар тагын да артты һәм бүген Уфа урамнарын тутырдык. Без сәламәт яшәү рәвеше алып барабыз һәм башкаларга дөрес яшәү һәм ял итү үрнәге күрсәтәбез. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм! — диде ул.
Велоузыш ахырында Рөстәм Хәмитов велосипед­чылар хәрәкәтенең уңай үсеш динамикасын билгеләде.
— Велосипедта барганда Уфа миңа бик ошады. Аның үзәк өлеше күзгә күренеп матурайган. Юлларны төзеп бетерәсе генә калган. Велосипедчылар хәрәкәте Уфада гына түгел, Стәрлетамак, Нефтекама, Ишембай шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә дә үсә. Мин барысын да бу транспорт төре белән файдаланырга чакырам. Велосипед булса, машина да кирәкми. Бүген барысының да кәефе күтәренке. Бәйрәмне оештырган Велосипедчылар берлегенә зур рәхмәт белдерәм, — диде республика җитәкчесе.
Читайте нас: