+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
3 июнь 2015, 22:27

“Футбол — халыкара күренеш ул”

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов яңартылган “Нефтяник” стадионында “Уфа” футбол клубы уенчылары һәм тренерлары белән очрашты, 2014-15 елгы уен сезоны йомгаклары, клубның үсеш мөмкинлекләре һәм киләчәккә планнары турында фикер алышты.

Рөстәм Хәмитов уен сезонын уңышлы тәмамлаган һәм Премьер-лигада калган футболчыларны югары дивизионда старт алу белән котлады.
— “Уфа” футбол клубы белән дүрт ел эчендә нәтиҗәле юл үттек. Әмма тукталырга ярамый. 2015-16 елгы уен сезонын тагын да яхшырак үткәрү мөһим. Безгә 7 генә түгел, 10-12 җиңү кирәк, — диде республика җитәкчесе.
Төбәк Башлыгы клуб үзен югары лига командалары белән тиң итеп тойсын өчен лаеклы финанс ярдәме алачагын ассызыклады.
— Мин әле генә футбол уйнаучы балаларны күрдем. Клубта 400-500 бала шөгыльләнүен беләм. Төзелеш эшләрен тәмамлагач, биредә генә дә меңгә якын кеше күнекмәләр үтәчәк. Спорт мәктәбе шәһәрнең көньяк өлешендә дә, аның һәм футбол клубының бүлекчәләре башка шәһәрләрдә дә эшләргә тиеш. Безгә мөмкин кадәр күбрәк баланы зур футболга җәлеп итү зарур. Алар – клубның гына түгел, республика футболының киләчәге булачак, — диде Рөстәм Хәмитов.
Төбәк җитәкчесе әйтүенчә, республикада һөнәри дәрәҗәдәге клубның барлыкка килүе башка спорт төрләрен дә үстерүгә этәргеч булып тора, шулай ук, республиканың дөнья күләмендә танылуына булышлык итә.
— Күптән түгел шундый мәгълүмат алдым: Уфа һәм Башкортстан Русия Федерациясенең чит ил матбугатында иң еш телгә алынучы ун шәһәре исәбенә керә. Башта бу күренешне инвестиция эшчәнлеге нәтиҗәсе, дип уйлаган идем. Соңыннан басылган мәкаләләрнең 70 проценты “Уфа” футбол клубы белән бәйле булуы ачыкланды. Футбол — ул халыкара күренеш. Сезнең уен нәтиҗәләре турында дөньяның барлык илләрендә дә беләләр. Һәм клубны таныту аша киләчәктә шәһәр һәм республиканы да күтәрү өстендә эшлибез, — дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы.
Читайте нас: