+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
10 июнь 2015, 22:54

Алар комда кызынып кына ятмый

Уфа районының Шамонино авылында беренче тапкыр пляж волейболы буенча бәйге оештырылды.Җәйге каникуллар башланды. Мондый чорда үсмерләрнең мәшгульлеген тәэмин итү, ялын фәһемле оештыру аеруча мөһим. Шушы уңайдан Шамонино авылында Уфа районы хакимияте ярдәме белән үткән бәйге аерым игътибарга лаек. Ярышта авылның һәвәскәр спортчыларыннан һәм мәктәп укучыларыннан торган дүрт команда катнашты. Командалар өс киемнәренең төсләре буенча аталды. Мәктәп янәшәсендәге пляж волейболы мәйданчыгында “Аклар”, “Сарылар”, “Кызыллар” һәм “Көрәннәр” көч сынашты. Бер команда да баш бирергә теләмәгәнгә, һәр матч киеренке көрәштә үтте.

Читайте нас: