+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
17 июнь 2015, 21:27

БДАУ студентлары – беренче

Башкортстан дәүләт аграр университеты студентлары ил күләмендә нинди генә бәйгедә катнашмый да, кайда гына җиңү яуламый! Күптән түгел алар Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган “Мәскәү елгасы ярларында” дигән Студентларның ачык иҗат фестивалендә җиңеп кайтты. Бөтенрусия талантлар бәйгесе Русия дәүләт аграр университетында узды. Ярышка илнең 40 төбәгендәге аграр вузлардан җыр-моңга, сүз сәнгатенә оста студентлар җыелган иде. Бәйге алты юнәлештә оештырылды: музыка, бию, театр, оригиналь жанр, журналистика һәм фотоконкурс. Безнекеләр һәр номинациядә диярлек җиңде.

“Агыйдел” халык биюләре ансамбле “Бал биюе” номинациясендә беренче урынны алды. “Ирәмәл” халык биюләре ансамбле “Халык биюләре” номинациясендә I дәрәҗә, ялгыз биюдә II дәрәҗә лауреат исемен яулады. “Дуслык” халык биюләре ансамбле III дәрәҗә лауреат булды. Аерым алганда, сәхнә осталары Евгений Пастухов, Эльвира Рәкыйпова чыгышы тамашачыны таң калдырды. “Журналистика” номинация­сендә дә аграр университет студентлары мактаулы икенче урынны алды.
Команда исәбендә БДАУ командасы беренче урын яулады.
Читайте нас: