+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
18 июнь 2015, 22:25

“Планета Баскет” бәйгегә дәшә

Соңгы елларда Башкортстанда стритбол (урам баскетболы) киң үсеш алды. Ул әллә ни зур чыгымнар таләп итми. Җиһазлар – туп белән кәрзин. Мәйданчык – асфальт түшәлгән тигез урын. Гадилеге һәм арзанлыгы нәтиҗәсендә мавыктыргыч спорт җәйге чорда байтак кына яшьләрнең яраткан шөгыленә әверелде. Алай гына да түгел, хәзер стритбол буенча Уфада “Планета Баскет“ бәйгесе үтә. Аның кысасында бик күптөрле ярышлар оештырыла. “Лига-33” спорт сөючеләрдә аеруча зур кызыксыну уята. Күптән түгел ярышның беренче һәм икенче турлары үтте.

Бәйге Сипайлово бистә­сендә старт алды. Беренче турда “Феникс” командасына тиңнәр булмады. Икенче-өченче урыннарны “От души” белән “Мачу Пикчу” бүлештеләр.
Икенче тур көтелмәгән нәтиҗәләр бирде. Бу юлы уңыш “Nice” командасына елмайды. Җиңү пье­десталы­ның икенче-өчен­че баскычларына “Старички” белән “От души” командалары күтәрелде.
“Планета Баскет”та бернинди чикләүләр дә юк. Биредә сәламәтлеге мөм­кинлек биргән яше дә, карты да, егетләр дә, асыл затлар да көчен сыный ала. Ярышта катнашырга теләүче­ләрнең күплеге шуңа да бәйледер. Баскетбол сөю­челәрнең җәйне саф һа­вада үткәрүе аеруча куанычлы. Димәк, стритбол – яшь буынны спортка җәлеп итүнең уңышлы алымы. Җәйге чорда урамда баскетбол уйнау өчен авыл җирендә дә шартлар тудыру комачауламас иде.
Читайте нас: