+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
18 июнь 2015, 22:32

Русиядә иң яхшылардан санала

Сугышчан көрәш сәнгате берлегенең Башкортстан филиалы эшчәнлегенә югары бәһа бирелде.Быел 1 июньдә Русиянең Сугышчан көрәш сәнгате берлеге төзелүгә 10 ел тулды. Аның төп максаты — яшьләрне спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, аларда гражданлык һәм Туган илгә сөю хисе тәрбияләү.

Бүген Русиядә көрәшнең бу төрләре белән 4,5 миллионнан артык кеше шөгыльләнә, 75 субъектта берлекнең филиаллары эшли.
3 июньдә Мәскәү Кремлендә “Сугышчан көрәш сәнгате берлеге” иҗтимагый оешмаларының Гомумрусия берлегенең чираттагы отчет-сайлау конференциясе үтте. Аның барышында Юрий Трутнев һәм Сергей Кириенко биш елга берлекнең рәистәшләре итеп яңадан сайланды. Алар аны 2005 елдан, берлек оештырылганнан алып җитәкли. Шулай ук оешманың 10 еллык эшенә йомгак ясалды.
Күпьеллык тырыш хезмәте һәм сугышчан көрәш сәнгатен үстерүгә, аны популярлаштыруга зур өлеш керткән өчен иң актив 86 җәмәгать эшлеклесе берлекнең юбилей медальләре белән бүләкләнде. Алар арасында Башкортстан филиалының вице-президенты Александр Соснин да бар. Ул 26 республика федерациясен берләштерүче филиалның эшен 2006 елдан бирле уңышлы алып бара. Берлекнең календарь планында ел саен төрле дәрәҗәдәге 100дән артык чара үткәрү карала. Шул чордан алып, республикада сугышчан көрәш сәнгате буенча Бөтенрусия һәм халыкара форумнар үтә. Аларда меңнән артык спортчы — илнең 50дән артык төбәгеннән һәм чит илләрдән төрле көрәш мәктәпләре вәкилләре катнаша. Берлекнең Башкортстан филиалы Русиядә иң яхшылардан санала.
Читайте нас: