+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
1 июль 2015, 01:23

“Уфа”ның премьер-лигада калуы – үзе җиңү!

Дәрәҗәле бәйгедә Башкортстан данын яклаучы футбол клубы сезонны уңышлы тәмамлады.Мәгълүм булуынча, ел йомгакларны буенча 15нче, 16нчы урыннарны яулаган командалар янә Милли футбол лигасына (ФНЛ) төшерелә. 13нче, 14нче урыннарны яулаганнар исә премьер-лигада урынын саклап калу өчен ФНЛ командалары белән көч сынаша. “Уфа” сынатмады: 12нче урын яулап, премьер-лигадагы урынын саклап калды. 2015-16нчы елгы сезонда да безнең команда дәрәҗәле бәйгедә республика данын яклаячак. “Уфа” уеннарын федераль телевидение каналлары аша янә бөтен ил караячак. Нәтиҗәдә, Башкортстан спорты да рекламаланачак. Шул ук вакытта, мондый нәтиҗәнең җиңел бирелмәгәнлеге турында да онытырга ярамый. Бу уңайдан “Уфа”ның лигадагы сынауларын янә искә төшерү мөһим.

Рәттән дүрт тапкыр отылу
Тәнәфескә кадәр “Уфа” турнир таблицасының уртасында урнашты. Борчылырга урын булмаса да, артык шатланырга да иртәрәк иде. Хәлиткеч уеннарның алда икәнлеген баш тренер Игорь Колыванов та, уенчылар да яхшы аңлады. “Уфа”, көндәшләре кебек үк, бәйгенең йомгаклау өлешенә җитди әзерләнде.
Русия чемпионаты кышкы тәнәфестән соң мартта янә старт алды. Кызганычка каршы, 8 мартта уфалылар төбәкнең көярмәннәрен шатландыра алмады. Безнекеләр чит кырда 1:3 исәбе белән “Дина­мо” (Мәскәү) командасына отылды. Елны ничек башласаң – шулай дәвам итәчәксең, дигән мәкаль бар барлыкка. Беренче матчта отылган “Уфа” исә моның белән килешергә теләмәде. Ихтыяр көче күрсәтү нәтиҗәсендә чираттагы матчта үз кырында “Амкар” (Пермь) белән матч 1:1 исәбенә тәмамланды.
Шуннан соң мәкаль үз “сүзен” әйтте. Спортта, тормыштагы сыман, күңелсез вакыйгалар берсе артыннан берсе килергә мөмкин. Мондый бәла “Уфа”ны да читләп узмады. Безнекеләр рәттән дүрт матчта отылды. Команданың язмышы кыл өстендә эленеп калды. Сезон ахырына якынлашканда очколар югалту команданың рухын какшатырга, уенчыларның үз көчләренә ышанычын югалтуына китерергә мөмкин иде. Ләкин команда авыр чорда үз-үзен кулына алды.
Иң элек үз кырында 1:0 исәбе белән “Локомотив” (Мәскәү) командасын отты. “Кубань” (Краснодар) белән уен 3:2 исәбе белән уфалылар файдасына тәмамланды. 1:2 исәбе белән “Мордовия” (Саранск) командасына отылган “Уфа” өстендәге болытлар янә куерды. Чөнки алда, башлыча, лига лидерлары белән уеннар гына калды. Сынатсаң, премьер-лигадан колак кагасың. Чигенер урын юк. Әмма Башкорт­станның спорт сөючеләре уфалыларның мондый авыр хәлдән дә чыгар юл табарына ышанды.
Читайте нас: