+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
8 август 2015, 22:01

Казанда - дөнья чемпионаты

Казан әле җәйге Универсиаданы онытып та өлгермәде, анда янә олы чара – су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты үтә. Мондый ярышлар Татарстанда гына түгел, гомумән, Русиядә беренче тапкыр уза, шуңа да җаваплылык аеруча зур.

Билгеле булуынча, ярышлар 24 июльдә башланды һәм 9 августка кадәр дәвам итәчәк. Чемпионатта дөньяның 200 иленнән 2500 спортчы катнаша.
Әлеге чараны казанлылар көтеп алды. Узган елның сентябрендә Бауман урамында вакытны артка таба санаучы, биеклеге 5 метр булган стела урнаштырылган иде. Ул шәһәрнең бизәгенә, шулай ук әлеге дөньякүләм ярыш­ларның символына әверелде.
Чемпионат спортның алты төре буенча үтәчәк. Спортчылар синхрон йөзү, су полосы, йөзү, ачык суда йөзү, суга сикерү, хай дайвинг буенча 75 комплект медаль өчен көч сынашачак. Аларның тәүге бишесе спорт сөючеләргә яхшы таныш, ә менә “хай дайвинг” – күпләр өчен ят сүз. Бу спорт төре төп чемпионатка 2013 елда гына кертелә һәм зур биеклектән суга сикерүне аңлата.
Төп ярышлар тәмамлангач, “Masters” категориясе буенча чемпионат үтәчәк. Ягъни анда һөнәри спортчылар түгел, ә спорт сөючеләр ярышачак.
Тарихка күз салсак, су спорты төрләре буенча беренче чемпионат узган гасырның 70нче елларында Белград шәһәрендә уза. Ул вакытта ярышларда 47 илдән 686 спортчы катнаша. Шушы елларда чемпионат Колумбия, Германия, Эквадор, Испания, ­­Австралия, Италия, Япония, Канада, Кытайда үтте. 2017 елда ярышлар Мексиканың Гвадалахара шәһәрендә үтә­чәк.
Русия җыелма командасы бүгенге көнгә өченче урында бара. Яуланган 15 медальнең 9ы – алтын, 4есе – көмеш, икесе – бронза. Беренче урында – Кытай (медальләр: 14 –10–8), икенче урында – АКШ (9–6–5).
Читайте нас: