Спортка багышланган кичә барышында рингта дүрт — рейтинг, бер — халыкара һәм иң мөһиме — Владикавказдан Григорий Челохсаев белән Чиләбе өлкәсенең Копейск шәһәреннән Евгений Павко арасында Русия чемпионы титулын яулау өчен көрәш үтте.
— Республика боксы тарихында танылган спортчылар бик күп, әмма бүген аның яңа бите ачылды. Биредә бокс белән һөнәри шөгыльләнергә теләүчеләр күп булуына инандым. Киләчәктә бергә-бер көрәшнең бу иң кызыклы төрен тамаша кылырга теләүчеләр тагын да күбәер дип ышанам, — диде Константин Толкачев.