+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
23 сентябрь 2015, 21:49

“Кызыл таң” марафоны чакыра

Быел ул Дүртөйле шәһәрендә 26 сентябрьдә үтәчәк.26 сентябрьдә Дүртөйле шәһәрендә “Кызыл таң” гәзите бүләгенә XXVI җиңел атлетика марафоны оештырылачак. Күркәм традициягә әверелгән ярышта кемнәр катнаша ала? Ел дәвамында көтеп алынган марафон кайчан һәм кайда старт алачак? Бәйгедә көчеңне сынау өчен нинди шартларны үтәргә кирәк?

42 чакрым 195 метр арага марафон бәйгесендә абсолют беренчелектә 1нче, 2нче, 3нче, 4нче, 5нче һәм 6нчы урыннарны яулаучыларга дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Ярыммарафон да җитезләрне көтә. 21,1 чакрымга йөгерүдә абсолют берен­-челектә иң җитез өч атлет бүләкләнәчәк.

Бәйгенең төп максатларының берсе – яшьләрне спортка җәлеп итү. Спортка кечкенәдән сөю тәрбияләгәндә генә сәламәт алмаш үсәчәк. “Кызыл таң” марафоны үсмерләргә дә көчен сынау мөмкинлеге бирә. Мәктәп укучылары 10 һәм 5 чакрым дистанцияләргә йөгерәчәк.

Марафонда һәм ярыммарафонда яшь төркемнәрендә җиңүчеләр истәлекле бүләкләргә лаек булачак. “Иң яшь катнашучы”, “Иң өлкән яшьтәге катнашу­чы”, “Җиңүгә омтылган өчен” номинация­ләрендә җиңүчеләрне дә истәлекле бүләкләр көтә.

Кайбер үзенчәлекләргә дә игътибар итү мөһим. Катнашучылар саны өчтән дә артмаган төркемнәрдә җиңүчеләр бүләкләнми. Мондый хәл килеп туган очракта, төркемнәр берләштерелергә мөмкин. 42,195 һәм 21,1 чакрым дистанцияләрдә абсолют бе­ренчелектә призлы урын алучылар яшь төркемнәрендә бүләкләнми. Атап үтелгән дистанцияләрдә катнашучылар 150 сум старт взносы түләргә тиеш. Марафонда унтугыз яше тулган спортчылар гына катнаша ала. Дистанцияне үтү вакыты – дүрт сәгать утыз минут.

Спортчылардан заявкалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Дүртөйле шәһәре, Чеверев урамы, 41, спорт комитеты. Белешмә өчен телефоннар: 8 (34787) 2-19-79; 89178077052.

Катнашучылар 26 сентябрьдә Дүртөйле районы хакимияте каршында 9-10.30 сәгатьтә теркәләчәк. Бәйге шул ук урында 11 сәгатьтә старт алачак. Ярышта катнашырга, бүләк алырга ашыгыгыз!
http://papapizza-ufa.ru/japan/rolli/
Читайте нас: