Спорт29 сентябрь 2015, 22:02
Яшь-җилкенчәк җилдәй җитез, өлкәннәр дә калышмый!
Басмабыз призына оештырылган бәйге, һәр елдагыча, сентябрьнең соңгы шимбәсендә Дүртөйле шәһәрендә үтте.Бөтенрусия күләмендә узган чарада Башкортстаныбызның төрле почмакларында гомер итүче спортчылар, шулай ук, башка республика вәкилләре катнашты.Дүртөйле шәһәренең үзәк мәйданында иртән үк бәйрәм рухы хөкем сөрә иде: динамиклардан тирә-якка күңелле җыр-моң агыла, кулларына төрле төсле әләмнәр, шарлар тоткан көярмәннәр дә, бәйге алдыннан соңгы күнекмә рәвешендә мәйдан буйлап йөгерүче спортчылар да эчке бер дулкынлану белән стартка кадәр калган вакытны минутлап саный.