+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
3 октябрь 2015, 21:33

“Уфа-Алиса” — суперлигада ...ә “Уфимец” — кубок иясе

Башкортстанда, шайбалы хоккей һәм футболдан тыш, гандбол да үсештә. Күптән түгел төбәктә “Уфа-Алиса” спорт гандбол клубы” оештырылган иде. Клуб бюджет һәм спонсорлар исәбенә финанслана.

Әйткәндәй, 2014-15 елгы сезонда “Алиса-13” югары лига командалары арасында Русия чемпионы булып, дәрәҗәлерәк дивизионга юллама яулады. Ә моңа кадәр финанслау белән тоткарлык нәтиҗәсендә команда бәйгедә чыгышын дәвам итә алмаган иде. Хәзер аның атамасы да, составы да үзгәрде. “Уфа-Алиса” 2015-16 елгы сезонда янә суперлигада чыгыш ясаячак. Тренер итеп тәҗрибәле Игорь Саранец тәгаенләнгән.
Суперлигада, уфалылардан тыш, Мәскәү, Звенигород, Ставрополь, Дондагы Ростов, Волгоград, Әстерхан, Краснодар, Майкоп, Тольятти һәм Ижевск командалары да көчен сынаячак. Якташларыбыз көндәшләрен Уфада 400 тамашачыга исәпләнгән “Приозерный” физкультура-савыктыру комплексында кабул итәчәк.
Башкортстан данын дәрәҗәле бәйгедә яклаучы спорчыларга яңа сезонда уңышлар юлдаш булсын!


Күптән түгел Березовский (Свердловск өлкәсе) шәһәрендә якташыбыз, тренер Юрий Максимов истәлегенә багышланган баскетбол турниры үтте. Ярышта Башкортстан данын “Уфимец” (Уфа) командасы яклады.

Безнекеләр, 63:50 исәбе белән урындагы УЭС (Урал электр челтәрләре) командасын отып, финалга үтте. Бәйге хуҗалары, Беренче лига чемпионы “BRG-basket”, 91:82 исәбе белән Магнитогорск вәкилләрен җиңде.
Финал киеренке көрәштә үтте. Беренче чорда мәйданчыкта хуҗалар өстенлек итте. Якташларыбыз, өченче чорда гына исәпне тигезләп, алга чыкты. “Уфимец”, 86:73 исәбе белән җиңеп, Урал кубогын яулады. Уңышка команда капитаны Андрей Трушкин белән һөҗүмче Алексей Сорокин аеруча зур өлеш кертте.
Читайте нас: