+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
13 октябрь 2015, 23:59

Паралимпия чемпионнары да булырлар!

Мөмкинлекләре чикле балалар Русия тарихында беренче тапкыр ГТО нормативларын тапшырды.Үткән җомгада Салаватта “Милләт яшьлеге” республика бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Чараны “Мегафон” һәм “Башнефть” компанияләре ярдәме белән Рима Баталованың төбәк иҗтимагый фонды оештырды. “Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды” федераль гранты кысаларында гамәлгә ашырылучы “Тигез мөмкинлекләр спорты” проекты чараларының берсе буларак, фестиваль инвалид балаларны социаль адаптацияләүгә һәм республикада балалар-үсмерләр спортын үстерүгә юнәлтелгән.

Башкортстанда “Милләт яшьлеге” лагерен үткәрү күркәм традициягә әверелде. Былтыр фестивальгә рес­пуб­ликабызның барлык шәһәр һәм районнарыннан коррекцион мәктәп-интер­натларда тәрбияләнүчеләр җыелган иде. Быелгы спорт бәйрәмендә 60тан артык инвалид бала, волонтерлар һәм һөнәри тренерлар катнашты.
Яшь спортчыларга бай эчтәлекле, кызыклы программа тәкъдим ителде. “Урал” волейбол клубы һәм “Уфимец” баскетбол клубы тренерлары күрсәткән осталык дәресләрендә лагерьда катнашучылар һөнәри уйнарга өйрәнде. Көн саен үсмерләр өчен төрле спорт чаралары, иҗади конкурслар, дискотекалар оештырылды. Йөзү, өстәл теннисы, дартс, җиңел атлетика, шашка, шахмат һәм башка спорт төрләре буенча дәресләр үткәрелде. Фести­вальдә мөмкинлекләре чикле балалар Русия тарихында беренче тапкыр ГТО нормативларын тапшырды. Республика коррекцион мәктәп-интернат тәр­бияләнүчеләре күрсәткән нәтиҗәләр Русиянең Спорт министрлыгы каршындагы федераль үзәккә җибәрелде.
Фестивальдә катнашучылар уңайлы социаль мохит турындагы тулыметражлы фильмның геройлары булды. Фильмны Русиянең Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы яр­дәмендә Мәскәүнең “3D Studio” командасы төшерде.
Бәйгенең соңгы көнендә Салават шәһәренең тарихи урыннары һәм музейларына экскурсия оештырылды. Спорт бәйрәмендә тәрбияләнүчеләр Русиянең атказанган спорт мастеры, җиңел атлетика буенча 13 тапкыр Паралимпия чемпионы Рима Баталова, билгеле биатлончы дүрт тапкыр Паралимпия чемпионы Ирек Зарипов, җиңел атлетика буенча ике тапкыр Паралимпия чемпионы Илдар Помыкалов, Советлар Союзы һәм Русия Федерациясе чемпионы, җиңел атлетика буенча халыкара класслы спорт мастеры Гөлнара Фәйзуллина белән якыннан аралашты. Билгеле спортчылар балаларга уңышлары турында сөйләде, теләк­ләрнең чикле булмавын ассызыклады.
Фестиваль җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасында, спорт йолдызларыннан тыш, Салават шәһәре хакимияте башлыгының беренче урынбасары Виталий Муравьев һәм Стәрлетамак районы Советы рәисе Мидхәт Мосакаев катнаштылар. Балалар диплом, телефон, плеерлар белән бүләкләнде.
— Үткәрелгән фестиваль бала­ларыбыз өчен зур спортка трамплин булсын. Биредә алган белем һәм тәҗрибә яшь спортчыларга Паралимпия чемпионнары булып үсәргә ярдәм итсен, — диде Рима Баталова.
Читайте нас: