+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
20 октябрь 2015, 21:59

Булачак чемпионнар мәктәптә тәрбияләнә

“Баланы күнекмәләргә җәлеп итү өчен укытучының бер җылы сүзе җитә”, — ди Диана Хәйбуллова.Диана тупны шулкадәр оста йөртә ки, кызыгудан малайларның күзләре яна, алар арасында ул шундук “үз кешегә” әйләнә, дәрәҗәсе арта. Бәргән тубының ничек берсе дә читкә сикерми, ә туп-туры кәрзингә төшә, дип аптырый алар, менә шулай уйнарга өйрәнәсе иде, дип кызыгалар. Хәер, остазлары кебек җитез, көчле булырга теләүчеләр кызлар арасында да күп, шуңа да ул җитәкләгән баскетбол түгәрәгенә бик күп укучылар йөри.

Диана Хәйбуллова Нефтекама мәгариф бүлегенең “Штурм” үсмер­ләр клубында баскетбол секциясен җитәкли, аның өч мәктәптә эшләп килүче түгәрәкләренә якынча 150 бала йөри.
— Миңа мәктәп яшендәге балалар белән эшләве кызыграк. Спортка сөю нәкъ шушы яшьтә ярала. Минем физкультура укытучым Рәшит Гарифуллин үз эшенә бирелгән кеше иде, ул безне спорт белән “чирләтә” алды, мин аңа бик рәхмәтле. Шуңа да минем дә мәктәптә эшлисем, укучылар өчен шундый тренер буласым килде. Югары сыйныфларда яки институтта спортчы булып китмисең, андыйлар сирәк, сәламәт тормыш рәвешенә бәләкәйдән җәлеп итәргә кирәк, шул вакытта гына балалар физик һәм рухи яктан сәламәт булачак, аларның тормышында эчкечелек, наркотик кебек нәрсәләргә урын калмаячак, — ди Диана Хәйбуллова.
Диана балалар бакчасыннан ук җиңел атлетика белән шөгыльләнә, төрле ярышларга йөри, яхшы күрсәткечләргә ирешә. Бишенче сыйныфта укыганда баскетбол белән таныша һәм бу спорт төренә гашыйк була.
— Үзеңдә җитезлек, мәргәнлекне арттырам дисәң, бу спорт төре нәкъ синең өчен. Өстәвенә, баскетбол күмәклек тойгысы тәрбияли, дуслашырга өйрәтә, — ди Диана Альберт кызы.
Мәктәптән соң Сарапул шәһәренең сәнәгать-икътисад техникумына укырга керсә дә, спортны ташламый ул, техникум данын яклап уйный. Алай гына да түгел, беркайчан да спорттан аерыла алмаячагын аңлап, Урал физик культура университетының Стәрлетамак филиалына читтән торып укырга керә.
Диананың көндәлек графигы тыгыз, ул бер мәктәптән икенчесенә ашыга, укучыларны ярышларга әзерли, аларны баскетбол уйнау нечкәлекләренә өйрәтә. Шәһәр, республика ярышларында аның командалары һәрвакыт призлы урыннар яулый. Мондый ярышлар арытабангы үсеш өчен этәргеч бирә, укучылар тагын да дәртләнебрәк кайта, тырыша, үз өстендә эшли.
— “Штурм”ның директоры Николай Варачев, шәһәр спорт комитеты җитәкчесе Ирек Вәлиев, шулай ук ярыш­ларга чыкканда Дәүләт җые­лышы-Корылтай депутаты И. Галин һәрвакыт ярдәм күрсәтә, аларга зур рәхмәт. Бер хыялым бар: шәһәрдә физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылсын иде, — ди ул.
Диана Альберт кызы үз алдына мәктәптән мөмкин кадәр күбрәк баланы спортка җәлеп итәргә дигән максат куйган.
— Безнең башка тренерлар да шундый идея белән янып яши, шуңа да Нефтекамада спортчылар күп. Ә бер спорт төре белән дус булган ке­ше, икенчесен дә үз итә. Мин, һич­шик­сез, баскетболчылар тәрбияләргә, дигән максат куймыйм, чаңгы, гер спорты, җиңел атлетика, көрәш, футбол, хоккейга барсыннар, тик урамда гына йөрмәсеннәр. Шуңа да иң гади ярышларны — башлангыч сыйныфлар арасында үткән “Күңелле стартлар”ны яратам. Иртәгәсен укучы бала спорт залына, түгәрәккә килсен өчен аларга вакытында әйтелгән бер җылы сүз җитә. Ә килсә инде, син аны спорт дөньясыннан читләштермәскә тыры­шасың. Булачак чемпионнар мәктәп-ләрдә тәрбияләнә, иң беренче оеткыны без салырга, спортка сөюне без тәрбияләргә тиеш, — ди тренер.
Читайте нас: