Ата-аналар җыелышыннан соң берничә көн үтүгә Федерация Советының ГТОны кире кайтару турындагы законны (бу турыдагы указга ил Президенты Владмир Путин узган елның мартында кул куйган иде) хуплап чыгуы турындагы мәгълүмат күзгә чалынды. Шушы закон кулыма каләм алырга этәрде.
Әйдәгез, иң элек ГТО тарихына күз салыйк. Нәрсә соң ул ГТО? 1930 елда “Комсомольская правда” гәзите СССР халкына “Сәламәт һәм көчле буласыгыз киләме? Килсә, “ГТО” значоклары алырга ашыгыгыз!” дигән мөрәҗәгать белән чыккан. Бу тәкъ-димне ил җитәкчеләре дә күтәреп алган. Нәтиҗәдә, “Хезмәткә һәм оборонага әзермен” физкультура-сәламәтләндерү комплексы 60 ел буена (1931-91 елларда) уңышлы эшләп килгән. Совет чорында ГТО нормативларын 10 яшьтән алып 60 яшькә кадәр булган миллионлаган кеше тапшырган. Алар значоклар белән бүләкләнгән. Әлеге билгеләргә ия булыр өчен аерым вакытка йөз метр араны йөгереп үтәргә, биеклектән суга сикерергә, граната ыргытырга һәм башка төрле физик күнекмәләр эшләргә кирәк булган. Ирешелгән нәтиҗәләргә карап, нормативларны үтәүчеләр “ГТО” дип язылган алтын һәм көмеш значоклар белән бүләкләнгән. ГТО нормативларын берничә ел рәттән үтәүчеләргә “Почетлы ГТО билгесе” бирелгән. Бу юнәлештә аерым уңышларга ирешкән оешма-предприятиеләрнең физкультура коллективларына “ГТО комплексын үтәүдәге уңышлары өчен” билгесе тапшырылган.
Гомумән алганда, ул елларда ГТО совет халкын сәламәтләндерүгә гаять зур өлеш керткән. Кызганыч, Советлар Союзы таркалуга еллар буена камилләшә барган ГТО системасы да юкка чыкты.
ГТОсыз яшәгән 24 ел вакыт эчендә физкультураны, сәламәт тормыш рәвешен бар дип тә белмәгән буын үсеп җитте. Ниһаять, узган ел ил Президенты Владимир Путин бу мәсьәләне күтәреп чыкты һәм ГТО нормативларын кире кайтару турындагы указга кул куйды. Шулай ук 2015 елдан башлап ГТО комплексы нәтиҗәләренең вузларга кергәндә исәпкә алыначагын билгеләде. “Спорт мәйданчыклары булдыру — көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Бүген безгә эш һәм яшәү урыннары янәшәсендәге коммерция карамагында булмаган физкультура-сәламәтләндерү клубларының санын арттыру турында уйланырга кирәк”, — дип белдерде Президент.
Узган елның 12 мартында исә Русиянең спорт министры Виталий Мутко физкультура-сәламәтләндерү комплексының яңа проектын презентацияләде. Олимпия чемпионы Аделина Сотникованы, телевидение алып баручысы Яна Чурикованы, Русия Дәүләт думасы депутаты Николай Валуевны һәм дүрт тапкыр Олимпия чемпионы Александр Поповны ГТОның яңа илчеләре буларак таныштырды.
Виталий Мутконың әйтүенә караганда, Спорт министрлыгы тарафыннан булдырылган ГТО комплексының яңа структурасы 11 баскычны үз эченә алачак. Беренче биш баскыч — мәктәп укучылары, алтынчысы 18-29 яшьлекләр өчен тәгаенләнсә, калганнары 30-39, 40-49, 50-59, 60-69 яшьтәгеләрне үз эченә алачак. Совет чорындагысыннан аермалы буларак, ГТОга 6 яшьтән алып 70 яшькә кадәр булган гражданнарны җәлеп итү күз уңында тотыла. Алда язып үткәнемчә, Совет чорында ГТО нормативларын тапшыруга 10-60 яшьтәгеләр генә кертелә иде.
ГТО проектының яңа символикасы да булдырылган. Нормативларны уңышлы тапшыручылар алтын, көмеш, бакыр значоклар белән бүләкләнәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү тантаналары елга ике тапкыр үткәреләчәк. Әлеге проект федераль бюджеттан финансланачак һәм Русиянең 61 субъектын үз эченә алачак. Иң мөһиме шул, ГТО тапшыруга беркем дә мәҗбүр ителмәячәк: бу һәркемнең үз иркендә булачак.
Минем уемча, күпчелек халык бу закон проектын хуплап каршы алды һәм беренче көннәрдән үк үзен ГТО нормативларын тапшырырга әзерли башлады. Игътибар иткәнегез булса, соңгы вакытта халык арасында сәламәт яшәү рәвеше чын мәгънәсендә модага кереп бара. Моңа соңгы елларда шәһәрләрдә генә түгел, район үзәкләрендә физкультура-сәламәтләндерү комплексларының күпләп ачылуы уңай йогынты ясый. Мисалга, безнең Илеш районы үзәгендә генә дә ике физкультура-сәламәтләндерү комплексы, бассейн, өч шугалак эшли. Аларның берсенең дә буш торганы юк: олысы-кечесе шунда спорт белән шөгыльләнә.
Мин үзем, Русиянең гади бер гражданины буларак, ГТО турындагы закон проектын ничек кабул иттем соң? Уңай, әлбәттә. Чөнки мин балаларымның физик яктан сау-сәламәт булып үсүен телим. Үзем дә һәрдаим аларга үрнәк күрсәтергә тырышам: 36 яшемдә беренче тапкыр тимераякка басуым да, бассейнга йөри башлавым да шуннан. Спорт ул тәнне генә түгел, җанны да чыныктыра. “Кызыл таң”ны укучылар да сәламәт тормыш алып барсын, спорт белән дус булсын, ГТО нормативларын тапшырып, үзләренең физик мөмкинлекләрен сынап карасын иде.