+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
11 ноябрь 2015, 21:35

Бармак белән кадак кагалар, йодрык белән утын яралар

Кушнаренко районының Калтай авылында оештырылган ушу-саньда түгәрәгендә шөгыльләнүчеләрнең осталыгы болар белән генә чикләнми.Авыл балаларының, тренер кулы астында шөгыльләнеп, ил дәрәҗәсендәге ярышларда Башкортстан данын яклавы бик тә сөенечле күренеш. Гадәттә, төбәк исеменнән чыгыш ясаучы атлетларның шәһәрләрдә, спорт сарайларында әзерләнүенә күнеккәнбез. Ә бит авылда да спортчылар үстерергә мөмкин. Моның өчен бары тик теләк һәм омтылыш кына кирәк. Кушнаренко районының Калтай авылында “Спартак” физкультура-спорт җәмгыяте оештырылуга 80 ел тулу уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарадан шуңа кабат инанып кайттык.

Читайте нас: