..2012 елның 14 сентябре. Тугыз яшьлек Аделина таныш малае белән Ермолаево – Күмертау тимер юл перегонында уйнап йөргәндә иптәше аңа поездга сикереп менеп, йөреп карарга тәкъдим итә. Кыз, ике дә уйламыйча, кузгалып баручы товар составының вагон тоткасына килеп ябыша. Ләкин, куллары шуып китеп, состав астына тәгәри. Поезд тәгәрмәчләре кызның аяклары өстеннән үтә...
Фаҗига турындагы хәбәр тулай торакта яшәүче әнисе Илмирага барып җиткәндә кыз кан эчендә аңсыз яткан була. Күмертау дәваханәсендә дүрт сәгатьлек операция үткәргәч, Аделина реанимациядә өч көн буена аңына килә алмыйча ята. Аннары аны Уфага алып китеп, янә ун операция ясыйлар. Берсе – тездән өстә, икенчесе чак кына астанрак киселгән аяк калдыкларына кулларыннан һәм корсагыннан тире күчереп утырталар, яраларны эреннән тазарталар. “Әни, минем яшисем килә!” – дип, өмет белән мөлдерәмә тулы карашын үзенә текәгән кызыннан күзләрен ала алмаган Илмира, яшьләрен сөртеп: “Син яшәячәксең, кызым! Минем хакым өчен булса да яшәячәксең! Син укыячаксың, үсеп җиткәч, үзең хыялланган модельер, ә, бәлки, профессор, академик та булып китәчәксең!” – дип елмая...
Тормыш дәвам итә. Ярты ел хастаханәдә яткач, Аделина, тулай торактагы 13 квадрат метрлы бүлмәләренә кайтып, идән буйлап куллары белән атлап йөрергә өйрәнә, тиздән, инвалид коляскасына утырып, урамга да чыга башлый. Абыйсы Артем белән әнисе аңардан карыш та читкә китми, бер парта артында утырган сыйныфташы Даня Жуков һәрвакыт янына килеп йөри. Тик әтиләре, кыз ике айлык чагында гаиләсен ташлаган Олег кына, онытканда бер күренә.
2013 ел ахырында реабилитация үзәгендә дәваланганда Аделина тренер Владимир Казаков белән таныша. Үзе дә кайчандыр Паралимпия уеннарында катнашкан ир, кызның тулыканлы тормышка омтылышын күреп, аңа чаң-гычы-паралимпиячеләр әзерләү программасы буенча шөгыльләнергә тәкъдим итә. Кыз да, әнисе дә берсүзсез ризалашалар.
– Аделина чаңгы турында мөмкин кадәр күбрәк белергә тырышты, югары спорт казанышларына инвалидларның да ирешә алуына барлык күңеле белән инанды, – дип искә ала тренер. – Мин аның энергиясенә, рухи көченә таң калам. Бүген ул идәнгә ятып, куллары белән 60 тапкыр күтәрелә, сәламәтлегенә зыян китермәс өчен кайчак күнекмә вакытларын да чикләргә туры килә. Аның күңелендә җиңүгә искиткеч көчле омтылыш ята! Югары нәтиҗәләргә ирешү өчен аның бөтен мөмкинлекләре бар, һәм Аделина Русиянең Паралимпия җыелма командасына керәчәк әле!
Владимир Казаковның әлеге сүзләренең дөреслеген тәүге ярыш нәтиҗәләре үк раслады. Башкортстан Республикасы инвалидларының үткән елның 24 маенда узган VI комплекслы спартакиадасында Аделина Пестряева инвалид коляскаларында 800 метрга узышу буенча “алтын” медаль яулый, 400 метрга ярышларда “көмеш”кә лаек була. Әйткәндәй, Күмертау реабилитация үзәгендә тәрбияләнүче Павел Малянов һәм Антон Радзивилов та спартакиадада өченче урын алалар.
Җиңү арты җиңү килә. Быел февральдә Бәләбәй шәһәрендә узган республика чаңгы ярышларында кыз I урын яулый, 31 июльдә Күмертау шәһәрендә үткән җиңел атлетика буенча бәйгедә дә җиңүгә ирешә.
Яшь спортчы һәм аның тренеры Владимир Казаков – хәзер аерылгысыз дуслар. Русия Паралимпия җыелма командасы җитәкчесе кызга спортчы-инвалидлар өчен махсуслашкан мәктәп-интернатка урнашырга тәкъдим ясагач, Аделина: “Владимир Николаевичтан башка беркая да бармыйм!” – дип җаваплый. Моңа гаҗәпләнәсе дә түгел, чөнки тренер аңа әтисе кебек: чаңгы базасындагы күнекмәләргә үз машинасында йөртә, коляскасын да үзе күтәрә. Спорт Аделинага рухи канәгатьлек китереп кенә калмыйча, киләчәк тормышын матди яктан да тәэмин итә алуына өметләнә Владимир Казаков. Тренерның төп максаты – кызның киләчәк Паралимпия уеннарында катнашуын тәэмин итү. Кыз да моңа чын күңеленнән ышана. Дөньядагы иң куркыныч хәлләрне башыннан үткәргәч, нигә әле яхшысына да өмет итмәскә!