+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
9 декабрь 2015, 21:57

Бурычыбыз – чемпионнар тәрбияләү

Русия Дәүләт думасы депутаты Рима Баталова спортта зур нәтиҗәләргә ирешкән укучыларны бүләкләде.“Милләтнең яшьлеге” иҗтимагый фондының Башкортстан буенча идарәсе рәисе Рима Баталова белән “МегаФон” компаниясе старт биргән “Чемпион тәрбияләргә” хәйрия проекты соңгы ике елда Башкортстанда балалар-үсмерләр спортын үстерүгә һәм инвалид балаларны социаль адаптацияләүгә зур өлеш кертте. Бу уңайдан төрле чараларга ике меңнән артык бала җәлеп ителде. Проект кысаларында бүләк ителгән спорт җиһазлары һәм тренажерлар 1315 укучы белем алган сигез интернат-мәктәптә киң кулланыла. “Милләтнең яшьлеге” спорт фестивале кысаларында оештырылган спартакиада һәм ярышларда 600дән артык бала катнашты.

Уфаның чукраклар укый торган коррекцион мәктәп-интернатында спорт өлкәсендә шактый зур нәтиҗәләргә ирешкән алты укучыга Русия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты, илебез Паралимпия комитеты вице-президенты, Русиянең атказанган спорт мастеры, 13 тапкыр Паралимпия чемпионы, күрү сәләте буенча инвалид-спортчылар арасында 18 тапкыр чемпион, 43 тапкыр Европа чемпионы Рима Баталова үз башлангычы белән булдырган премияләрне тапшырды.

— Республикада инвалид балалар, үсмерләрнең хокукларын яклау, аларга һәрьяклап ярдәм күрсәтү йөзеннән зур эш башкарыла. Хәйрия проектын гамәлгә ашыручыларга рәхмәт, җиңүчеләргә киләчәктә дә алтын медальләр генә яулауны телим,— диде республиканың яшьләр сәясәте һәм спорт министры урынбасары Павел Мөслимов.

Бәйрәмнең Уфа махсус коррекцион интернат-мәктәбендә үтүе очраклы түгел. Чөнки шәһәр, республика һәм бөтенрусия спорт ярышлары призеры, йөзү буенча Башкортстан җыелмасы әгъзасы, 38 медальгә лаек Юлия Калинич шушы мәктәптә 10нчы сыйныфта укый.

Ирина Токарева Уфаның 30нчы коррекцион интернат-мәктәбендә 9нчы сыйныфта укый. Аның да 30 медале бар.
Стәрлетамак коррекцион интернат-мәктәбеннән тантанага килгән 10нчы сыйныф укучысы Ирина Петрова — җиңел атлетика буенча җиңүче кыз. Ирина 8 алтын, 6 көмеш, 3 брон­за медаль яулаган. Моннан тыш, кул эшләре, шашка, армреслинг белән дә шөгыльләнә. Альберт Косенко Туймазыдагы мөмкинлекләре чиклеләр өчен интернат-мәктәпнең 8нче сыйныфында белем ала. Аның күкрәген 11 медаль би­зи. 9нчыда укучы Илнур Гарипов белән бәйрәмнең иң кече җиңүчесе, 3нче сыйныфта белем алучы Дарина Гыйльванова — кайчандыр спортчы Рима Баталова укыган Уфаның начар күрүче балалар өчен 28нче коррекцион интернат-мәктә­беннән. Алар икесе дә йөзү белән җитди шөгыльләнә.

— Узган ел мөмкинлекләре чикле спортчыларга ярдәм итү йөзеннән “Чемпион тәрбияләргә” комплекслы проектын башлап җибәргән идек. Республикада дәртләндерүгә һәм ярдәмгә лаек сәләтле, яшь спортчылар күп. Балаларны үс­те­рүче мөһим проектта катнашуыбызга бик шатбыз, — диде Башкортстандагы “МегаФон” компаниясе директоры Дамир Байгилдин.

Балалар биредә спорт белән генә шөгыльләнеп калмый, алар иҗтимагый эшчәнлеккә, тормышта үз урынын табарга омтыла.

— Чемпион булып тумыйлар. Балалардан чемпионнар тәрбияләү — төп бурычыбыз. Спортта югары казанышларга ирешер өчен тырышлык һәм вакыт, түземлек таләп ителә. Балаларның бөтен булмышы белән спортка тартылуы — безнең уртак эш нәтиҗәсе. Ярышларга әзерләнүче, тырышып шөгыльләнүче, үзен күрсәтергә теләүче, җиңүгә омтылучы актив балаларны күрү күңелне күтәрә. Аларның уңышларында безнең өлешебез булуын да яхшы аңлыйбыз, — диде Рима Баталова.
Читайте нас: