+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
16 декабрь 2015, 21:41

Хоккей үсешәчәк

Мәгълүм булуынча, Башкортстан илебезнең шайбалы хоккей югары дәрәҗәдә үсешкән төбәкләренең берсе санала. Безнең “Салават Юлаев”, “Торос” һәм “Агыйдел” командалары төбәк данын ил дәрәҗәсендәге бәйгеләрдә уңышлы яклый. Шул ук вакытта, һәр спорт төрен үстерү өчен лаеклы алмаш тәрбияләү мөһим. Республикада бу юнәлешкә зур игътибар бүленә. Шушы атнада Үсмерләр һәм Балалар хоккей лигаларының старт алуы шул хакта сөйли. “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясе әлеге бәйгеләргә багышланды.

– Үсеп килүче буын хоккей белән шөгыльләнә алсын өчен республикада зур көч салына, – диде яшьләр сәясәте һәм спорт министры урынбасары Павел Мөслимов. – Әлбәттә, бу максатка ирешү өчен шартлар тудыру мөһим. Башкортстанда хоккей мәйданчыклары төзелә, балаларның һәвәскәр командаларын спорт җиһазлары белән коралландыру эше дәвам итә. Тик, хоккей – югары нәтиҗәләр, бәйгеләрдә җиңү генә түгел. Саф һавада спорт белән шөгыльләнүче үсмерләр савыга. Үз алдына максат куючылар тайгак юлга басмый. Хоккей үсешенә киләчәктә дә ярдәм итәчәкбез.

Республиканың Хоккей федерациясе рәисе Александр Николаев әйтүенчә, Үсмерләр хоккей лигасында 30 команда көчен сынаячак. Анда 1999-2001 елгы спортчылар катнаша. Алар сезон дәвамында алты төркемгә бүленеп уйнаячак. Финалга төркемнәрдә җиңүчеләр һәм иң яхшы нәтиҗәгә ирешеп икенче урын алган ике команда чыгачак. Финал уеннары Салават шәһәрендә оештырылачак.

Балалар хоккей лигасында 2002-04 елгы спортчылардан тупланган 33 команда чыгыш ясарга теләк белдергән. Катнашучылар алты төркемгә бүленгән. Җиңүче югарыда әйтеп үтелгәнчә ачыкланачак. Финал матчлары Туймазыда үтәчәк.
Читайте нас: