+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Спорт
29 Декабря 2015, 17:25

\"Уфимец\" җиңелү белми

Ир-егетләр командалары арасында баскетбол буенча Русия беренчелеге дәвам итә. Башкортстан данын яклаучы “Уфимец” башкалабызда”Красные Крылья”(Тольятти) командасы белән ике тапкыр көч сынашты. Аларның икесендә дә уфалылар җиңде.

“Уфимец” капитаны Андрей Трушкин, 42 очко җыеп, ярышның иң оста уенчысы булып танылды.

Шушы ук командалар күптән түгел хәзер инде Тольяттида көч сынашты. “Уфимец” көндәшен чит мәйданчыкта да 98:75 һәм 95:70 исәбе белән отты.

“Уфимец”, рәттән ун җиңү яулап, турнир таблицасында беренче урында бара.
Читайте нас