+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
26 гыйнвар 2016, 02:00

“Уфимец” отылу белми

Русиянең баскетбол буенча беренче лига ярышлары дәвам итә. Бәйгедә Башкортстан данын яклаучы “Уфимец” Екатеринбургта Урал федераль дәүләт университеты җыелма командасы белән ике матч үткәрде.

Беренче көнне якташларыбыз хуҗаларны 109:73 исәбе белән отты.

Икенче көнне дә уңыш уфалыларга елмайды. Матч 114:68 исәбе белән “Уфимец” файдасына тәмамланды.

Башкортстан командасы 12не уенда 12нче җиңү яулап, турнир таблицасындагы беренче урынын саклап калды.

Безнекеләр 6-7 февральдә чит кырда “Парма”(Пермь) белән көч сынашачак. Аларга уңышлар телик!

Рөстәм ХӘБИРОВ фотолары
Читайте нас: