+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
28 гыйнвар 2016, 02:00

“Каршылыкларга бирешмәскә!”

10нчы сыйныф укучысы Юлия Калиничның девизы шундый.Кызлар, малайлар! “Очкын” сәхифәсендә без сәләтле, алдынгы, тырыш укучылар турында еш язабыз. Бүген сезне Юлия Калинич белән таныштырабыз.

Ул Уфаның чукраклар укый торган махсус коррекцион интернат-мәктәбенең 10нчы сыйныфында белем ала. Сәламәтлеге ягыннан авырлыклар булуга карамастан, спорт белән ныклап шөгыльләнергә, “Каршылыкларга бирешмәскә! Алга омтылырга!” дигән максат куйган көчле рухлы кыз ул.

Юлия – шәһәр, республика һәм Бөтенрусия спорт ярышлары призеры, йөзү буенча Башкортстан җыелма командасы әгъзасы. Ул 38 медальгә лаек булган! Шуларның уникесе – алтын, унтугызы – көмеш һәм җидесе бронза.

– Хәзерге вакытта спорт­ның теләсә нинди төре белән рәхәтләнеп шөгыльләнергә мөмкинлекләр, уңайлы шартлар бар. Иң мөһиме – теләк, үз алдыңа куелган максат булсын!

Мин 13 тапкыр Паралимпия чемпионы, күрү сәләте буенча инвалид-спортчылар арасында 18 тапкыр чемпион, 43 тапкыр Европа чемпионы Рима Баталовага охшарга телим, – дип аңлатты сурдотәрҗемәче ярдәмендә Юлия Калинич.
Спортта шактый зур нәтиҗәләргә ирешкән алты укучыга ел ахырында Русия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты, Паралимпия чемпионы Рима Баталова башлангычы белән булдырылган премияләр һәм Башкортстандагы “МегаФон” компаниясе җитәкчесе Дамир Байгилдин истәлекле бүләкләр тапшырды. Иң күп медаль иясе Юлия Калинич та дәрәҗәле бүләккә лаек булды. “5” билгеләренә генә укучы, җәмәгать эшләрендә катнашучы, спорттан тыш, китап уку, рәсем төшерү кебек шөгыльләр белән дә ихлас мавыгучы Юлия яшьтәш­ләрен ялкау булмаска, каршылыкларга җиңүләр белән җавап бирергә өндәде.

Юлиягә сәламәтлек, максатларына ирешүен телибез!
Читайте нас: