+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
6 февраль 2016, 02:00

Ул “Яшьлек” белән картая

Качаган авылында Зөфәр Хәсәнов оештырган спорт клубының 30 еллыгына багышланган тантаналар узды. Чарада Миякә районы хакимияте башлыгы Ришат Актуганов, район Советы секретаре, спорт ветераны Салават Хафизов, Качаган авылы хакимияте башлыгы Гөлнара Кадыйрова, Качагандагы элекке хуҗалык рәисе, Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе” орденнары кавалеры Барый Сәйранов, хуҗалыкның элекке партком секретаре, спорт ветераны Вәсим Хәсәнов, “Загот-Сервис” җәмгыятенең Директорлар советы рәисе, Качаган спортының даими иганәчесе Газинур Сәйранов һәм башкалар катнашты.

Ришат Габдрәшит улы, Качаганның район спортын үстерүгә керткән зур өлешенә тиешле бәһа биреп, барлык гомерен “Яшьлек” спорт командасына багышлаган һәм югары күрсәткечләргә ирешкән Зөфәр Хәсәновка район хакимиятенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Тантаналар Бишбүләк, Стәрлебаш районнары хоккей командалары катнашкан турнир белән тәмамланды. Анда Качаганның “Яшьлек” хоккей командасы ышанычлы җиңүгә иреште. Шунысы игътибарга лаек: Миякә районының җыелма командасы да, нигездә, Качаган боз осталарыннан тора. Качаганлыларга хәтта берничә тапкыр республика чемпионы булган данлыклы Раевка хоккейчыларының да күптән ихтирам белән каравын, Әлшәйдә бертуган Артур, Айнур, Айдар һәм Айрат Хәсәновларның үз көярмәннәре булуын яхшы беләм.

Гомумән, бүген республикада олы ихтирам белән телгә алынучы Миякә хоккееның туган урыны – Качаган авылы. Аны моннан төгәл өч дистә ел элек бар булмышы белән спортчы Зөфәр Хәсәнов оештыра. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры вазыйфасында хезмәт салучы Зөфәр Миңнеяр улы, үз гаиләсендә дүрт шәп хоккейчы тәрбияләве өстенә, район хоккеен үстерүгә дә күп көч сала. Өстәвенә, Качаганда шайбалы хоккей белән янәшә туплы хоккей, шорт-трек, волейбол, футбол, гер спорты яхшы үсеш ала. Качаганлылар — шорт-трек буенча 14 тапкыр республика чемпионы. Шәхси беренчелектә Качаганнан Флүрә Сәйранова, Гүзәл Аккулова берничә тапкыр республика чемпионы исемен яуладылар. Гер күтәрүдә Качаган үсмере Ранис Сөләйманов 2012 елда мәктәп укучылары арасында республика чемпионы булды. Гомумән, “Яшьлек” спорт клубы узган 30 ел эчендә 300дән артык баланы спортка җәлеп иткән. Күпләре спортчы буларак киң танылу алды. Әйтик, Артур Хәсәнов “Салават Юлаев” хоккей командасының яшүсмерләр командасында, Әлмәт шәһәренең — “Нефтяник”, Салават шәһәренең “Юрматы” командаларында уңышлы чыгыш ясый.

Моннан 31 ел элек Күмертау физик культура техникумын бергәләп тәмамлаган Римма һәм Зөфәр Хәсәновлар күптән инде спорт сөюче гаилә булып танылган. 2002 елда алар “Әти, әни һәм мин – спорт сөюче гаилә” республика бәйгесендә җиңү яулады. Хәсәновларның башлангычларын хуплап, тырышлыгын күреп, районда хоккейны үстерүгә ярдәм итүчеләр дә табылып тора. Миякә хоккейчылары бу җәһәттән Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Руфина Шаһаповага, күренекле авылдашлары, “Загот-Сервис” җәмгыяте җитәкчеләре Вилсур Нәфыйковка һәм Газинур Сәйрановка, “Океан” сәүдә комплексы директоры Фазылҗан Хафизовка һәм районның башка малтабарларына зур рәхмәт белдерә.
Читайте нас: