+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
13 февраль 2016, 02:00

Кышкы спартакиада старт алды

Кичә Уфада “Газпром”ның XI Кышкы (өлкәннәр һәм балалар) спартакиадасы старт алды.

Анда Русиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук, Беларусь һәм Әрмәнстан республикаларыннан, “Газпром”ның бүлендек җәмгыятьләре хезмәткәрләре һәм яшь спортчылары катнаша, хезмәткәрләрнең – 26, балаларның 10 командасы көч сынаша. Чарага барлыгы 2000гә якын спортчы һәм кунак килде. Катнашучыларны Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов сәламләде. Анда болай диелә:

“Кадерле дуслар! “Газпром” корпорациясенең бүлендек җәмгыятьләре һәм оешмаларының Кышкы спартакиадасында катнашучыларны һәм кунакларны Башкортстанда сәламләвемә шатмын. Газ тармагы предприятиеләренең хезмәт коллективлары вәкилләрен кабул итү – безнең өчен зур горурлык.

Газ белән тәэмин итүнең бердәм системасының мөһим звеносы буларак, Башкортстанны “Газпром” белән тыгыз хезмәттәшлек бәйли. Хәзер ул хезмәттәшлек республика башкаласында уздырылучы зур корпоратив ярышларга бәйле рәвештә киңәя. Традицияләре белән көчле һәм инновацияләргә омтылучы “Газпром трансгаз Уфа” бүлендек җәмгыяте корпорация белән стратегик хезмәттәшлекне киңәйтүдә, тармакны модернизацияләү буенча инвестицион проектларны гамәлгә ашыруда мөһим роль уйный. Ул компаниянең Кышкы спартакиадасын үткәрүче итеп хаклы рәвештә тәгаенләнде.

Бүген республиканың шәһәр һәм районнарында меңнәрчә бала социаль хезмәттәшлек программасы кысаларында “Газпром” тарафыннан төзелгән спорт корылмаларында шөгыльләнә. Физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен дә уңай мохит булдырыла.

“Хезмәт һәм оборонага әзер!” физкультура-сәламәтләндерү комплексын бергә үткәрү гореф-гадәтләре дә яңадан тергезелә.

“Газпром” тарафыннан үткәрелүче спартакиадаларның оештырылу киңлеге һәм нәтиҗәләре компания коллективының спорт белән дус булуы һәм физкультура казанышлары белән дан тотуы турында сөйли. Мондый ярышлар, һичшиксез, хезмәттәшләрне берләштерә, команда рухын ныгыта, Русиянең күп шәһәрләрен күрергә мөмкинлек бирә. Хәзер алар арасында берничә буын күренекле спортчылар үстергән Уфа шәһәре дә бар.

Спартакиадада катнашучыларга чын күңелдән ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, уңышлы стартлар һәм җиңүләр телим!”

“Газпром”ның XI Кышкы спартакиадасы Уфада 19 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Чараны ачу тантанасы 13 февральдә “Уфа-Арена” сараенда узачак.
Читайте нас: