Узган ел да Илүсә Шәрифҗан кызы өчен бик уңышлы булган. Июньдә Төркиянең Измир шәһәрендә спорт ветераннары арасында уздырылган Европа чемпионатында марафон дистанциясенә йөгерү буенча 3нче урын алса,
1-13 октябрьдә Франциянең Ницца шәһәрендә спорт ветераннары арасында узган Masters Бөтендөнья уеннарыннан берьюлы дүрт призлы урын яулап кайткан. Күптән түгел Илүсә Шәрифҗан кызы туган якларында кунак булып китте. Шунда безгә дә аның белән очрашып сөйләшергә форсат чыкты.
Франциянең Ницца шәһәрендә спорт ветераннары арасында узган Masters Бөтендөнья уеннарында җир шарының барлык төбәкләреннән 6000гә якын, шул исәптән Русиядән 200 тирәсе, спортчы катнашкан. 14 спорт төре буенча үткән ярышта Русия җыелма командасы беренче урын яулаган. Команданы беренче урынга чыгаруда милләттәшебез Илүсә Хөснетдинова да зур өлеш керткән. Атап әйткәндә, 5000, 1500 метр дистанцияләрне, ярыммарафонны йөгерүдә 3нче урыннарны яуласа, каршылыклар белән 2000 метр араны йөгерүдә аңа тиңләшүчеләр булмаган. Ул гына да түгел, спортның нәкъ шул төре буенча ул спорт ветераннары арасында Русия рекордын куюга ирешкән.
— Алдагы максатыгыз — каршылыклар белән 2000 метр араны йөгерүдә дөнья рекордын куюмы? — дип кызыксынам якташымнан.
— Ул түгел, максатым — туган якка кайтып төпләнеп, райондашларымны җиңел атлетика белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Чөнки мин һәр якташымның сау-сәламәт һәм күтәренке күңелле булуын телим. Ә спорт белән даими шөгыльләнми торып, моңа ирешеп булмый, — дип җаваплый Илүсә Хөснетдинова.
Бирсен Ходай! Илүсә Хөснетдинова кебек спортны гомерлек юлдашы итеп сайлаган кешеләр булганда киләчәктә районыбызда сәламәт тормыш алып баручылар саны тагын да артыр әле. Кем белә, бәлки, киләчәктә араларында Илүсә Хөснетдинованың уңышларын кабатлаучылар да табылыр?!