+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
16 февраль 2016, 02:00

Алар – һәрвакыт лидер!

Октябрьский шәһәрендә спортчылар әзерләү буенча эш югары дәрәҗәдә оештырылган.Без килгәндә “Спартак” спорт-савыктыру базасында финиш сызыгы тирәсендә кеше күп иде. Баксаң, изге күңелле кешеләр балалар өчен чаңгы ярышлары оештырган икән. Тиздән балаларны бүләкләү тантанасы башланды.

— 1 километр арага узышкан кече яшьтәгеләр арасыннан Кәмилә Гәрәева җиңүче дип танылды, — дип игълан иттеләр.

Без 7 яшьлек спортчының әнисе Альбина Рамил кызы белән сөйләштек. Кыз шәһәрнең 3нче гимназиясендә 1нче сыйныфта белем ала икән. Ул мәктәпкә йөри башлау белән чаңгы секциясенә язылган.

Шулчак пьедесталга аның 3нче сыйныфта укучы апасы Ренатаны чакырдылар. Ул да сынатмаган, үз төрке­мендә беренче урын яулаган.

“Спартак” спорт-савыктыру базасы кышкы мизгелдә Октябрьский шәһә­рендә яшәүчеләрнең яраткан ял итү урынына әйләнгән. Күпләр монда гаиләләре белән килә. Чаңгыда йөрергә яратучылар өчен төрле озынлыкта трассалар салынган.

– Соңгы елларда безнең спорт-сәламәтләндерү үзәге күзгә күренеп үзгәрде, – ди “Спартак” базасы директоры, заманында халыкара класслы спорт мастеры исеменә лаек булган Валерий Лукьянов, – Югары класслы спортчыларны һәм туристларны кабул итү өчен коттедж төрендәге биш йорт төзелде. Тагын алты кунак өе калкып чыгачак. Быел “Альтернатива” җәм­гыяте ярдәме белән урманда 2 һәм 6 километр озынлыгында янә ике трасса салынды. Заманча биатлон комплексы төзелә. Моның өчен “Башнефть” компаниясенең хәйрия фондыннан 100 миллион сум акча бүленде. Яңа спорт объектының чаңгы-роллер трассасы халыкара стандартларга җавап бирә. Ул бинада Олимпия резервын әзер­ләүче 3нче балалар-үсмерләр спорт мәктәбе базасын урнаштыру күз уңында тотыла. Яңа комплекс күп функцияле булачак.

Күптән түгел “Спартак” чаңгы базасында спортта юнәлеш билгеләү буенча үсмерләр һәм яшьләр арасында Русия беренчелеге үткән. Анда республика данын яклап чыгыш ясаган Октябрьский спортчылары командалар арасында лидерлыкны беркемгә дә бирмәгән. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең дүрт тәрбияләнүчесе илебез җыелма командасына кертелгән, алар Европа һәм дөнья беренчелегендә чыгыш ясаячак.

3нче спорт мәктәбендә яшь спортчылар белән тәҗрибәле һәм абруйлы тренерлар – спорт мастеры, заманында республикада иң көчле чаңгычылардан саналган Игорь Пачин һәм Лилия Әхмәдиева шөгыльләнә. Алар тәр­бияләгән Октябрьский кызы Ольга Репницына бүген илебез җыелма командасы составында чыгыш ясый. Игорь Пачин әлеге көндә чаңгыда узышу буенча республика җыелма командасын да җитәкли.
Читайте нас: