+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
16 февраль 2016, 02:00

Чаңгы юлы берләштерде

Башкаланың “Кашкадан” паркында оештырылган ярышлар ике меңнән артык кешене җыйды.“Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе ярдәме белән башкаланың “Кашкадан” мәдәният һәм ял паркында үткән “Русия чаңгы юлы”нда 2 меңнән артык кеше, шул исәптән, чаңгыда тәүге адымнарын ясаучы балалар һәм оста спортчылар катнашты.

Ярышлар анда катнашучыларга күтәренке кәеф һәм онытылмас тәэссоратлар бүләк итте. Алар арасында иң яше – 8 яшьлек Никита Мишустин, иң өлкәннәре исә 87 яшьлек Әнис Вәлиев һәм 79 яшьлек Лира Александровская булды.

—“Русия чаңгы юлы” ярышы бөтен илдә ел саен үткәрелә һәм зур бәйрәм булып санала. Ул әлеге спорт төрен яратучыларны берләштерә. Анда яше-карты катнаша. Ярышларның максаты – Уфа хезмәтчәннәрен һәм укучы яшьләрне чаңгы спорты белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, халык арасында физкультура һәм спортны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, — дип белдерде “Бердәм Русия” партиясенең физкультура һәм спортны үстерү буенча Башкортстандагы координаторы, “Русия рекордлар китабы” рекордсмены – көрәш сәнгате буенча 33 тапкыр дөнья чемпионы Вил Габдуллин.

Җиңүчеләргә кубоклар, медальләр, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Читайте нас: