+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
16 февраль 2016, 02:00

Зур җиңүләр юлдаш булсын!

Уфада “Газпром”ның XI Кышкы спартакиадасы үтә.Бәйгене ачу тантанасы “Уфа-Арена” спорт комплексында үтте. Тантаналы чарада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов, “Газпром” җәмгыятенең идарә рәисе урынбасары Валерий Голубев, “Газпром трансгаз Уфа”җәмгыятенең генеральный директоры Шамил Шәрипов һәм башкалар катнашты.

– Ярышта катнашучы­ларның һәммәсен дә рес­публика җитәкчелеге исемен­нән кайнар сәлам­лим! – диде Рөстәм Хә­биб улы. – Башкалабызда “Газпром”ның спорт бәйрәм­нәрен оештыру хөрмәт­ле миссия булудан тыш, зур җа­вап­лы­лык та. Мондый чаралар төбәкнең спорт инфра­струк­турасы үсешенә зур этәргеч бирә. Бүгенге көндә респуб­ликаның район һәм шәһәр­ләрендә меңләгән бала “Газ­пром” төзегән спорт корыл­маларында шөгыльләнә. Спорт бәйрәме кунаклар, катнашучы­лар өчен тәэссорат­ларга бай булсын!

Валерий Голубев үзенең чыгышында бәй­гене оештыручыларга, шул исәптән Республика Башлыгы Рөстәм Хәми­товка, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялаловка рәхмәт сүзләре җиткерде. Шамил Госман улы бәйгедә катнашучыларны, җиңүгә омтылудан тыш, дуслашырга чакырды.

Шуннан соң Спартакиада флагы чыгарылды. Мондый хөрмәткә Башкорт­станның танылган спортчылары Рима Баталова (13 тапкыр Паралимпия чемпионы), Кирилл Михайлов (паралимпияче биатлончы), Павел Мөслимов (биатлончы, Олимпия уеннары һәм дөнья чемпионатлары призеры), Александр Семак (хоккейчы), Алексей Селиверстов (боб­слей­чы) һәм Максим Чудов (биатлончы) лаек булдылар.

Тантаналы чара Баш­кортстанның тарихын, мәдә­ниятен, гореф-гадәтләрен үз эченә алган концерт номер­лары белән башланды. Тамашачылар каршында “Голос. Дети” конкурсы финалына чыккан Маша Мирова да чыгыш ясады. Катнашучылар пара­дын­нан соң Шамил Госман улы Спартакиаданы ачык дип игълан итте.

Әйткәндәй, “Газпром” җәм­гыятенең XI Кышкы спартакиадасы 19 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Ярыш бездә беренче тапкыр оештырыла. Өлкәннәрнең – 26 һәм балаларның 11 командасы көч сынашачак. Ярыш программа­сы чаңгы узышы, баскетбол, волейбол, мини-футбол, өстәл теннисы һәм ату буенча бәйгеләрдән тора. Гомумән, 1400 спортчы 138 медаль өчен көрәшәчәк. Башкортстан атлетлары мини-футболда һәм баскетболда җиңүгә исәп тота. Шулай ук, 17 февральдә ярыш кыса­ларында мөмкинлекләре чикле балалар арасында төбәк чаңгы фестивале оешты­рылачак.

Бәйге Башкортстанда беренче тапкыр оештырыла. Мондый төр ярышларда балалар командалары да тәүге тапкыр чыгыш ясаячак. Шулай ук, “Газпром Армения” вәкилләре дә бәйгедә беренче тапкыр көчен сыный. Спар­такиаданы үткәрүгә Уфаның 8 спорт корылмасы һәм 11 кунакханәсе җәлеп ителгән.

Бәйгенең ике көне киеренке көрәштә үтте. Чаңгы узышында җиңүчеләр кәрвансарай кар­шында бүләкләнде. Ату ярышы буенча команда берен­челе­гендә Башкортстан вәкилләре өченче урынга чыкты.
Читайте нас: