+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
25 февраль 2016, 02:00

Алар сынатмас!

Совет гаскәр­ләре­нең Әфган­станнан чыгарылуына 15 фев­ральдә 27 ел тулды. Шушы истәлекле дата Башкортстанда да игътибардан читтә калмады. Республикада митинглар, кичәләр оештырылды. Ә менә Уфа районы Шамонино авылында Әфганстан җи­рендә башын салган якташларыбыз истәлегенә багышланган волейбол буенча турнир үтте.

– Интернациональ бурычын үтәгәннәрне хөрмәт итеп, ярышта катнашырга килүчеләрнең һәммәсенә дә рәхмәт! – диде Әфганстан сугышы ветераны, Башкортстанда мәктәп укучыларына физик тәрбия бирү һәм Олимпия резервын әзерләү идарәсе җитәкчесе Рәшит Кәримов. – Бүгенге бәйге яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә дә хезмәт итә. Мәктәп укучылары, ярышта көч сынашудан тыш, имин тормышның кадерен белергә һәм Ватанны сөяргә өйрәнә.

Бәйгедә өлкәннәр һәм үсмерләр командалары көч сынашты. Киеренке көрәштә Шамонино авылы командасы җиңеп, күчмә кубок яулады. Икенче-өченче урыннарны Алексеевка белән Николаевка авыллары командалары бүлеште. Аяз Шәрипов (Шамонино мәктәбе укучысы), иң өметле уенчы буларак, махсус бүләккә лаек булды.

– Мондый дәрәҗәдәге ярышта беренче тапкыр гына катнашабыз, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты ул. – Ике уенда да отылсак та, төшенкелеккә бирелмибез. Безне алда яңа ярышлар, җиңүләр көтә. Югары казанышларга ирешү өчен хаталар өстендә эшләргә, күнекмәләрдә җитдирәк шөгыльләнергә кирәк.
Читайте нас: