+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
27 февраль 2016, 02:00

Миякә хоккейчылары – республика чемпионы!

Алар бу җиңүгә өч дистә ел дәвамында килә.XXIV Авыл спорты уеннарында Башкортстанның алдынгы физкультура хезмәткәре Зөфәр Хәсәнов 30 ел җитәкләгән командага тиңнәр булмады.

Миякәлеләр, аеруча, безнең Качаган авылы халкы өчен бу — иң куанычлы вакыйгаларның берсе. Мондый зур җиңүне өч дистә ел көтеп алдык. 1985 елда Күмертау физкультура техникумын тәмамлаган яшь педагог, авылдашыбыз Зөфәр Хәсәнов оештырган команда озак еллар Качаган­ның горурлыгы булып кала. Зөфәр Миңнеяр улында тәрбияләнүчеләр, төрле дәрә­җәдәге ярышларда катнашып, призлы урыннар ала, җиңүләр яулый. Әмма быелгы кебек зур җиңүгә егетләребез беренче тапкыр иреште.

Стәрлетамак шәһәренең “Арлан” боз аренасында узган финалда алар Әлшәй, Әбҗә­лил, Балтач, Дуван, Чакмагыш, Чишмә һәм Уфа районнары җыелма командалары белән очрашты. Миякәлеләр Уфа районы командасын 5:2 исәбе белән җиңде һәм республика чемпионы исемен яулады. Бу уенда ике шайба керткән Артур Хәсәнов турнирның иң яхшы һөҗүмчесе булып танылды. Безгә җиңү китергән хәлиткеч уенда уфалылар капкасына шайбаларны Айдар Хәсәнов, Айдар Сө­ләйманов һәм Алмаз Лотфуллин кертте.

Миякәлеләрнең бу җиңүе — уникаль күренеш, чөнки район данын бер авыл командасы яклый. Ә бит республика чемпионнарын үстергән Качаганда боз тартмасы һәм аның янында урнашкан бинада киенү-чишенү бүлмәсе генә бар. Качаган егете, Хәсәновның элекке тәрбияләнүчесе, Са­лават шәһәрендә малта­барлык белән шөгыльләнүче Илфак Хисмәтуллин һәм без, Качаган авылы халкы, командабызга кулдан килгәнчә матди ярдәм күрсәтәбез. Соңгы елларда район хакимияте ярдәме белән яңа формалар, башка кирәк-ярак сатып алынды. Быелгы зур җиңүдән соң Миякәдә хоккейчыларыбызга карата игъ­тибар бермә-бер артыр дип ышанабыз.

Республика чемпионнары булган бертуган Артур, Айнур, Айдар Хәсәнов­ларны, Айдар һәм Ранис Сөләй­ма­новларны, Рамил Вәлиевны, Илнур Сәйрановны, Илшат Гайнановны, Раил Аккуловны, Алмаз Лотфуллинны, Айнур Газизуллинны, аларның ата-аналарын һәм талантлы педагог, тренер, үз эшенә мөкиббән киткән Зөфәр Миңнеяр улы Хәсәновны зур җиңү белән котлыйбыз! Хоккей яратучы сәләтле балалар, үсмерләр белән елдан-ел тулыланып торучы яраткан командабызга яңа уңышлар телибез!

Газинур СәЙранов.
Качаган авылы.
Читайте нас в