– Балалар белән эшләве күңелле, – диде ул тәэссоратлары белән уртаклашып. – Чөнки 3-7 яшьтәге балалар эчкерсез һәм бай фантазияле булалар. Һәр күнекмә күтәренке рухта үтә. Максатым – балаларга кечкенәдән фигуралы шууга сөю тәрбияләү һәм күнекмә саен аларның осталыгын яхшырту. Моның өчен бөтен шартлар да бар. Балалар ярышларда, боздагы Яңа ел спектаклендә катнашты. Алар бүген дә сынатмады һәм тамашачыларны искиткеч биюләре белән сөендерде. Шушындый бәйрәмнәр мине дә, яшь спортчыларны да дәртләндерә. Балалары, оныклары белән горурланучы әти-әниләрне, картәни-картәтиләрне күрүе күңелле.
Әйткәндәй, Екатерина Лапаева спорт белән кечкенәдән шөгыльләнә. Спорт бал биюләре, спорт гимнастикасы, акробатика белән шөгыльләнгән. Язмышын фигуралы шуу белән бәйләгән. Бүген ул тәҗрибәсен, осталыгын балаларга өләшә.
“Уфа-Арена”га җыелган халыкны таң калдырган “йолдызчык”ларга уңышлар телик.