+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
22 март 2016, 02:00

Чаңгының гомере кыска

Шуңа да нефтекамалылар скандинавларча йөрүне сайлый!Әлеге спорт төрен пропагандалау буенча эш алып баручы шәһәр хатын-кызлар советы халыкны скандинавларча йөрү буенча акциягә чакырды. Балалар, урта яшьтәгеләр, хәтта әби-бабайлар да чаңгы таягын күтәреп, билгеләнгән урынга ашыкты. Җәмгысы йөздән артык кеше килгән иде

Шәһәрдә беренче булып скандинавларча йөри башлаган кеше — ул Резеда Мозафарова. Моңа ул алты ел элек Германиядә өйрәнеп кайта һәм бик күп танышларын, дусларын үз артыннан ияртә. Алар арасында хатын-кызлар советы җитәкчесе Фирүзә Насыйрова һәм активист Әминә Гыйззәтова да бар.

— Бу спорт төре чыгымнар сорамый. Чаңгы гомере кыска бит, ә скандинавларча ел әйләнәсенә йөрергә була. Әлеге спорт төре организм өчен бик файдалы. Шуңа да чарага күбрәк кешене җәлеп итәсе килде. Килүчеләр белән бергә 4 чакрым ара үттек, беркем дә арымады, — ди эшкуар Әминә Гыйззәтова.

Акциядә катнашучылар арасында беренче тапкыр килүчеләр дә, бу спортны үз итеп өлерүчеләр дә бар иде.
Скандинавларча йөрү Финляндиядә барлыкка килгән, ул чаңгыда йөрүгә охшаш, тик кар булу зарур түгел, асфальтта да, чирәмдә дә атлап була. Кыскасы, нефтекамалылар бу юлга басты, башкаларны да кушылырга чакырабыз!
Читайте нас: