+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
12 апрель 2016, 02:00

Бронза медаль чик түгел

Мәгълүм булуынча, Континенталь хоккей лигасында 2015-16 елгы сезонда “Салават Юлаев” хоккей клубы бронза медальләр яулады. “Уфа-Арена”да сезон тәмамлану уңаеннан оештырылган бәйрәмдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашты.

– Һәр уенда зур көч салган хоккейчыларыбыз өчен җан аттык, – диде Рөстәм Зәки улы. – Быел команда, тренерлар, спонсорлар һәм власть структуралары берләшеп эш итте. Шуңа күрә нәтиҗәгә ирештек. Безне алда яңа җиңүләр көтә. Киләчәктә яңа кубоклар, медальләр яулау өчен көч салачакбыз. Өметле буын үсеп килә. Югары максатларга ирешү өчен арена, команда һәм тугры спорт сөючеләр дә бар. Барыгызны да бәйрәм белән!
Рөстәм Зәки улы быелгы сезонда Русия чемпионатында көмеш медальләр яулаган “Агыйдел” хатын-кызлар хоккей клубын да тәбрикләде.

Әйтергә кирәк, “Салават Юлаев” өчен сезон уңышлы тәмамланды. Юлаевчылар плей-оффта ярымфиналда җиде матчтан торган сериядә “Ак Барс” (Казан) командасын отты. Ярымфиналда “Авангард” (Омск) белән уен үткәреп, конференция финалына чыкты. “Металлург” (Магнитогорск) командасына отылып, бронза медальләр яулады.

Бәйрәм хоккейчылар тамашасы белән ачылды. Шуннан соң “Салават Юлаев” тренерлары, уенчылары, спорт сөючеләр, хоккей ветераннары һәм башкалардан торган “Салават” һәм “Юлай” командалары арасындагы иптәшләрчә матч үтте.

Шул ук көнне Русия Премьер-лигасы кысасында “Уфа” футбол клубы үз кырында “Терек” (Грозный) командасы бе­лән көч сынашты. Матчны Рөстәм Хәмитов та карады. Спорт сөючеләр арасында республика Башлыгының булуы команданы дәртләндерде. “Уфа” 1:0 исәбе белән отып, турнир таблицасында 13нче урынга күтәрелде.
Читайте нас: