+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
7 Май 2016, 02:00

“Йолдызлар матчы” Уфада үтәчәк

“Хоккей безнең йөрәкләрдә”. Уфада шундый исем астында спорт һәм хоккей бәйрәме үтте. “Конгресс-холл”да оештырылган бәйрәм Башкортстанда хоккей клубларының 2015-16 еллардагы казанышларына багышланды. Чарада Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Континенталь хоккей лигасы президенты Дмитрий Чернышенко, хоккей түгәрәкләрендә шөгыльләнүчеләр, спорт сөючеләр катнашты.

– Башкортстан – хоккей үсешкән төбәк! – диде Рөстәм Хәмитов. –Хоккейчыларыбыз барлык яшь төркемнәрендә дә зур казанышларга ирешә. Республика хоккее һәрвакытта да көчле, куәтле, һөҗүм итүче, мавыктыргыч һәм җиңелмәс булсын! Бәйрәм белән сезне!

– Төбәктә хоккей югары дәрәҗәдә үсешкән, – диде Дмитрий Чернышенко. – Сезон Башкортстан хоккее өчен уңышлы булды. “Салават Юлаев”ның җиңү пьедесталына менә алуы – чын батырлык. Юлаевчылар, катлаулы хәлдә сынатмыйча, бронза медальләр яулады. “Агыйдел” белән “Горняк” та ихтыяр көче күрсәтте. Мондый казанышларга республикада хоккей белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудырылганга ирешелгән. Димәк, төбәк җитәкчелегенең спорттагы сәясәте хоккей үсешенә юнәлтелгән. Шуңа күрә Континенталь хоккей лигасындагы “Йолдызлар матч”ын үткәрү урыны итеп Уфаның сайлануы – яңа сезондагы төп вакыйга!
Чара концерт номерлары белән дәвам итте.

Әйткәндәй, “Йолдызлар матч”ында “Көнчыгыш” һәм “Көнбатыш” конференцияләрнең иң яхшы уенчыларыннан тупланган ике команда катнашачак. Шулай ук, анда төрле бәйгеләр үтәчәк.

Мәгълүм булуынча, хатын-кызларның “Агыйдел” командасы беренче тапкыр Русия чемпионатында көмеш медальләр яулады. “Горняк” (Учалы) Яшьләр хоккей лигасында төбәк кубогын алды. “Салават Юлаев”ның балалар һәм үсмерләр спорт клубында шөгыльләнүчеләр төрле яшь төркемнәрендә ил күләмендә үткән ярышларда югары нәтиҗәләргә иреште.

Бу көнне спорт сөючеләргә фойеда бәйрәм оештырылды. Кечкенәләр көчләрен өстәл хоккеенда сынаса, үсмерләр “Салават Юлаев” уенчыларыннан автограф алды, юлаевчылар яулаган кубоклар янында фотога төште.
Шул ук көнне Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Халыкара балалар уеннары комитеты президенты Торстен Раш, комитетның генеральный секретаре Ричард Смит белән очрашты. Очрашу Уфаның 2019 елдагы Җәйге халыкара балалар уеннарын үткәрүгә дәгъва итүенә багышланды. Кунаклар башкалабызның спорт объектларында булды һәм күргәннәрдән канәгать калды.
Читайте нас: