+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
12 Май 2016, 02:00

Ветераннар һәм Җиңү хөрмәтенә

Илеш районының Йонны төп мәктәбендә шәхси эшкуар Рүзил Мәгъдәнов башлангычы белән милли көрәш буенча икенче ачык турнир үтте.Милли көрәш буенча ярышлар республикада да, районда да еш оештырыла. Шундый чараларның берсе Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Илеш районының Йонны төп мәктәбендә узды. Шул авылда туып-үскән шәхси эшкуар Рүзил Мәгъдәнов башлангычы белән оештырылган икенче ачык турнирда Татарстанның — Актаныш, республикабызның Шаран, Чакмагыш, Бакалы, Илеш районнары мәктәпләреннән барлыгы 70кә якын укучы катнашты.

— Әлеге турнирны Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан узган елда беренче тапкыр үткәреп, анда, нигездә, райо­ныбыз мәктәпләренең милли көрәш секцияләрендә шөгыль­ләнүчеләр катнашкан иде. Быел географияне киңәйтергә — күрше районнарның яшь көрәшчеләрен дә турнирга чакырырга булдык. Аларның барысы да чакыруыбызны кабул итеп, бүгенге ярышка килде­ләр. Киләсе елга катнашучылар тагын да күбәер дип ышанып калам, — ди чараны оештыручы Рүзил Мәгъдәнов.

Ярышны ачу тантанасында бик күп мәртәбәле кунаклар, шул исәптән, Йонны авылында туып-үскән сугыш һәм хезмәт ветераннары Камил Ялалов белән Хәнәфи Шәһәбетдинов, ДОСААФ җәмгыятенең Илеш районы бүлекчәсе җитәкчесе Рәзиф Шәйхәйдәров, районда оештырылган “Хәрби туганлык” оешмасы рәисе Фларис Нурлыгаянов, очучы-әфганчы Алик Рахманов катнашты һәм чыгыш ясады. Чарага фатыйханы исә Илеш һәм Бакалы районнары имам-ахуны Рөстәм Әбүшахмин бирде һәм шушы күркәм чараны оештырганы һәм гамәлгә ашырганы өчен Рүзил Мәгъдәновка изге Коръән китабын бүләк итте.

Ярышның иң дулкынландыргыч мизгеле Бөек Ватан сугышы ветераннары Камил Ялалов белән Хәнәфи Шәһә­бет­диновның көрәш мәйда­ны­на чыгуы булгандыр. Мәйданга чыгып, алар бүген дә үзлә­ренең сафта икәнлекләрен күр­­сәтте. Соңыннан ветераннар зур кызыксыну белән яшь көрәшчеләрнең ярышын кү­зәтте.

Бәйге булгач, әлбәттә, җи­ңү­челәрсез булмый. Илеш районы үзәгендәге 1нче гим­назия­дән Илназ Хуҗин (27 кг авырлык категориясендә), Рсай мәктәбеннән Фидан Нәбиев (30 кг), Шараннан Радим Имаев (35 кг), Актаныш районыннан Илназ Шәмсиев (40 кг), Илназ Сафетдинов (45 кг), Чакмагыштан Артур Зарипов (50 кг), Илеш райо­­нының Аккүз мәктәбеннән Айназ Хәс­биев (55 кг), Йонны авылыннан Илдар Сәлим­гәрәев (60 кг), Илеш районының Иске Күктау авылыннан Вадим Мәгъсүмов (65 кг), Аккүз авылыннан Айвар Хәсбиев (65тән өстә) җиңү яулады. Ярышта катнашучыларны район үзәген­дәге 1нче балалар һәм яшүсмер­ләр спорт мәктәбе тренеры Илдар Ямалиев җитәкче­ле­гендәге хөкем­дарлар бәяләде. Барлык призерларга Мактау кәгазьләре, медальләр һәм спонсорлар Рүзил Мәгъдәнов, Азат Гыйлемханов, Наил Кашапов әзерләгән акчалата пре­мияләр тапшырылды.

— Елдан-ел популярлаша баручы милли көрәш яшь спортчыларны физик яктан чыныктырып кына калмый, аларда Бөек Ватан сугышында ка­һар­манлык күрсәт­кән картә­т­и­­лә­ребез үр­нә­ген­дә ныклы рух та тәр­бия­ли. Шушы мө­һим мәсьәләне тирән­тен аңлап, әлеге чараны оеш­тырганы өчен игелекле күңел­ле авылдашыбыз, район­ның иң булдыклы эш­куар­­ла­ры­ның берсе Рү­зил Мәгъ­дәновка мәктә­бебез коллективы, ата-аналар һәм укучылар исемен­нән ихлас рәхмәт сүзләре белдерәбез. Тур­нирга — ма­тур килә­чәк, Рүзил Риф улының үзенә исә ныклы сәла­мәт­лек, гаилә бәхете, эшендә уңыш­лар телибез, — ди Йонны төп мәктәбе директоры Фәридә Миңне­гулова.

Бу көнне Бөек Ватан сугышы ветераннары, ачык турнирда катнашудан тыш, Йонны төп мәктәбе укучылары белән очрашып, сугыш хатирәләре белән дә уртаклашты.

— Бу дөньяда тыныч тормыштан да кадерлерәк бернәр­сә дә юк. Җиребезнең төрле төбәкләрендә баручы канкоешларга тизрәк нокта куелсын, балаларның һәм аналарның күз яшьләре түгел­мәсен иде, — дигән теләк белдерде ветераннар.
Читайте нас: