+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Спорт
24 Май 2016, 02:00

Син дә велосипедка атлан!

Уфада алтынчы тапкыр үткән спорт бәйрәмендә 11,5 мең кеше катнашты.Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Уфада Халыкара вело­сипедчылар көненә багышланган фестивальдә катнашты. Респуб­лика җитәкчесе велоузышучылар белән бергә Ленин исемендәге мәйданнан алып Конгресс-холлга кадәр араны велосипедта үтте.

Юлның озынлыгы 10 чакрым тәшкил итте. Уфада алтынчы тапкыр оештырылучы спорт бәйрәмендә 11,5 меңнән артык кеше катнашты. Фестивальдә Рөстәм Хәмитов велосипедчылар хәрәкәтенең актив әгъзалары белән шәһәрдә велосипед инфраструктурасы үсеше мәсьәләләрен тикшерде. Республика Башлыгы барысын да спорт белән шөгыльләнергә чакырды.

– Меңнәрчә яшь кешенең вело­сипедта йөрүе – шатлыклы күренеш. Өлкән буынны да моңа кушылырга чакырам. Урамнарга чыгарга, зарядка ясарга, чаңгы шуарга, велосипедта йөрергә кирәк. Спорт һәм физик культура белән шөгыльләнү бары тик файда китерәчәк, – диде Рөстәм Хәмитов.

“1000 велосипедчы көне” фестивале Уфада беренче тапкыр 2011 елның маенда үткән иде. Анда башкаладан һәм тирә-як районнардан меңнәрчә кеше катнашты. 2012 елда алар саны – 2 меңгә, 2013 елда – 3,5 меңгә, 2014 елда – 5,5 меңгә, узган елда 8 мең кешегә җитте.
Читайте нас: